Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты. Пиотровский бу көннәрдә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы эшендә катнаша. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эрмитажның генераль директоры форумда катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан чара кысаларында оештырылган «Россия — Ислам дөньясы: мәдәният, мәгариф, интеграцион хезмәттәшлек бизнес стратегиясе» секциясендә чыгыш ясавы турында сөйләде.
Шәймиев һәм Пиотровский шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм матди булмаган мирасны саклауның кайбер аспектларына кагылды.
Татарстанда дүрт Бөтендөнья мирасы объекты бар. Бу Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы, борынгы Болгар шәһәре, Успен соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре һәм Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза. 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырылачак (тулы программа белән халыкара чара сайтында танышырга була). Kazan Forum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан вакыйгага федераль статус бирелде.