Казан федераль университетының «Дилүс улы» командасына 50 мең сум тапшырылды.
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале үтте. Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән килгән 27 команда көч сынашты. Гран-Пприга Казан федераль университетының бер кешедән торган «Дилүс улы» командасы лаек булды. Аңа 50 мең сум тапшырылды.
«Зур фестиваль «Дышать» төркеменең чыгышы белән башланды. Командалар өч блокка бүленеп чыгыш ясады. Алар арасында мәктәп укучылары да, олырак яшьтәгеләре дә бар иде. Фестивальне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылды», - диде «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы оештыручылары.
«Татар КВНы аша яшьләрне татар теленә җәлеп итү – зур эш. Шуның өчен әлеге чараны оештыручы һәркемгә бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә безнең комиссия әлеге юнәлешне хуплар дип өметләнәм», – дип сөйләгән Камил Ногаев. Уенчыларны «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татар КВН лигасының дусты Айдар Хисаметдинов бәяләгән.
Оештыручылар әйтүенчә, мәзәкләр төрле темага багышланган: Татарстан районнарындагы вәзгыять, мәктәптә белем алу, Сабантуй бәйрәме, яшьләр һ.б.
Номинацияләр һәм урыннар исемлеге:
«Сәхнәдә чыгыш ясаган һәрбер такымга рәхмәтлемен. Кемдер саф татар телендә сөйләшергә әле өйрәнеп кенә килә. Шуңа да карамастан, сәхнәдә чыгыш ясарга оялмагыз, алга таба да камилләшегез. Татарча фикер йөртеп, татар телендә мәзәкләр сөйләү – лаеклы эш. Бу эшне ташламагыз. Чөнки сезнең алда киләчәгегез зур: сез көндәшлеккә сәләтле булачаксыз», – дип сөйләгән Алия Заһидуллина.
Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән 12 команданы «ТНВ» каналындагы телевизион сезонга – чирекфиналга сайлап алганнар. Алар:
Моннан тыш, быел җәй Чаллы, Әлмәт, Буа, Саба, Нурлат, Казан шәһәрләрендә алты зональ уен узачак. Аларның җиңүчеләре турыдан-туры телесезонның чирекфиналына узачак. Ә 18 команданы «Әйдә ШаяРТ»ның киләсе уенында сентябрьдә күреп булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.