Синоптиклар 16 майдан 17 майга каршы төндә республиканың көньяк һәм көнчыгышында -2 градуска кадәр кырау төшүе турында кисәткән иде. Бүген исә Татарстанда көндез +20 градуска кадәр җылы көтелә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Болытлы һава торышы фаразлана. Көндез бераз, урыны белән уртача яңгыр ява. Җил секундына 6-11 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан исә. Көндез исә аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга җитәчәк.
Термометр баганасы +12 градустан +17 градуска кадәр, төбәкнең көнчыгышында +20 градуска кадәр күрсәтәчәк.