Бүген Казанда КФУның астрономия обсерваториясен ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Аның берсе Татарстан башкаласы үзәгендәге бинада урнаштырылган, ә икенчесе Яшел Үзән районындагы В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясендә куелган.
Казан чаралары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды.
«Татарстан Республикасы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм матди мирас объектлары буенча Россиядә беренче урында тора. Бу безнең зур коллективның зур тәҗрибәсе. Барыбызны да бүгенге әһәмиятле тарихи вакыйга белән котлыйм», - диде ул.
Спикер искәрткәнчә, бүгенге көндә Татарстан территориясендә ЮНЕСКО исемлегенә Казан Кремле, Болгар тарихи-археология комплексы, Успенье соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре, шулай ук Казан федераль университетының обсерваторияләре кертелгән.
«Бүген куелган истәлек тактасы һәм ЮНЕСКО билгесе - бу объектның кыйммәте турында таныклык та, 200 елдан артык элек Казан университетында астрономия кафедрасы, аннары бу уникаль обсерваторияләр барлыкка килүдә өлеше булган галимнәрнең истәлегенә хөрмәт булып та тора», - диде Шәймиев.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Россия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин хәбәр иткәнчә, бу Татарстан өчен 4нче объект һәм Россия өчен 32нче объект була.
«Бу Татарстанның һәм Россиянең абруен һәм җәлеп итүчәнлеген арттыра. Россия һәм Татарстан ЮНЕСКО исемлегендә яңа объектлар барлыкка килсен өчен алга таба да эшләячәк дип ышанам», - диде Панкин.
Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин үз чыгышында КФУ һәм Татарстан Фәннәр академиясе галимнәренең хезмәтен билгеләп үтте. Ул «Яңарыш» фондына һәм Минтимер Шәймиевка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Тантаналы чара «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форум кысаларында узды. Анда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.