Питрәч районы Күн авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов исеме бирелде. Тантаналы вакыйга белән авыл халкын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев котлады.
«Бүгеннән сезнең мәдәният йортыгызның исеме бар, ул исемсез түгел, бу – зур исем. Соңгы елда шактый гына мәдәният йортларына данлыклы шәхесләребезнең исемнәре бирелде. Әгәр дә без үзебезнең шәхесләребезнең исемнәрен зурламасак, аларның исемнәрен мәңгеләштермәсәк, нинди халык булыр идек без», – диде ул.
Фәрит Бикчәнтәев Айдар Хафизов белән бәйле шәхси истәлекләре белән дә уртаклашты.
«Мин Айдар абый турында бик озак сөйли алам, чөнки ул минем әтидә укыган. Айдар абыйны мин бик ярата идем, ул интеллектуал, зиһенле, белемле артист иде. Андыйлар сирәк. Аның белән һәрвакыт киңәшләшеп була иде. Ул компьютер белән шахмат уйнап, аны ота иде. Киләчәк буын да Айдар Хафизовның кем икәнен белер дип ышанасы килә», – диде ул.
Күн авылы җирлеге башлыгы Рифгать Баһавов Камал театры җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Айдар Хафизовның авылда да актив тормыш алып барганын ассызлыклап үтте.
«Камал театрында гына түгел, авылда да ул барысына да өлгерде. Авылда аның йорты бар иде. Йортында ул яшелчәләр, бәрәңге үстерде. Умарталар тотты. Балык тотарга, җәяү йөрергә ярата иде. Бөтен эшкә дә җитеште. Камал театры артистларына, авыл халкына олы рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә шулай очрашырга насыйп итсен», – диде ул.
Чара Күн авылы мәдәният йортында дәвам итте. Тантанада бер төркем Камал театры артистлары авыл халкы алдында чыгыш ясады. Алар арасында Әсхәт Хисмәтов, Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Фазылҗанов, Рәйхан Габдуллина, Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар бар иде.