Игорь Комаров Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын саклап калды. Аны яңадан билгеләү турында указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
«Комаров Игорь Анатольевич - Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле», - диелә Кремль сайтында.
Моннан тыш, башка федераль округларда дәүләт башлыгы вәкилләре дә яңадан билгеләнде.
Игорь Щеголев - Үзәк федераль округында,
Александр Гуцан - Төньяк-Көнбатыш федераль округында,
Владимир Устинов - Көньяк федераль округында,
Юрий Чайка - Төньяк Кавказ федераль округында,
Владимир Якушев - Урал федераль округында,
Анатолий Серышев Себер федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле булды.
Исегезгә төшерәбез, Игорь Комаров 2018 елның 7 сентябреннән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеген җитәкли.
Моннан тыш, Владимир Путин дәүләт башлыгы хакимияте җитәкчелегендә билгеләнү турында тагын берничә указга кул куйды. Әйтик, элегрәк «Татар-информ» РФ Иминлек советының элеккеге секретаре Николай Патрушев һәм Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин нинди вазифалар биләячәге турында хәбәр иткән иде.