Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Россия Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасыннан соң кичерешләре турында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиевага сөйләде.
«Кремльдә дәүләт өчен шундый мөһим чарада безнең ил бөек икәнен сиздем. Безнең илне җиңеп булмый. Киләчәгебезне Президентыбыз белән бәйлибез, ул, һичшиксез, үзе әйтмешли, безгә дус булмаганнарны җиңәчәк. Халык, Россия өчен тынычлык һәм үсеш булачак, иншаллаһ. Хәзер Президентыбызның бөтен тырышлыгы шуңа юнәлгән. Мин Россия гражданины булуым белән горурланам», – диде Равил хәзрәт.