Менделеевскида демобилизацияләнгән хәрби хәрәкәтләр ветераны Дмитрий Токарев II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале алды. Әлеге бүләк аңа саклану министры боерыгы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен тапшырылды. Бүләкне районның хәрби комиссары Сергей Залуженко тапшырды.
«Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Дмитрий Токаревны 2022 елның октябрендә Менделеевск районы хәрби комиссариаты мобилизацияли. Дмитрий 430 полк (41869 хәрби часть) составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Агымдагы елның гыйнварында алган яралары аркасында демобилизацияләнә.
Медаль махсус операция катнашучысына 4 номерлы мәктәп укучылары өчен Геройлар аллеясында узган батырлык дәресендә тапшырылды.
Чарада хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм «Ватанны саклаучылар» фондының ТР буенча филиалы социаль координаторы Миләүшә Макарова, шулай ук Дмитрий Токаревның әнисе һәм кызы катнашты.
Мәктәп укучылары белән әңгәмә барышында махсус операция катнашучысы РФ Кораллы көчләрендә хезмәте турында сөйләде. Укучылар элеккеге хәрбигә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу ахырында Дмитрий укучыларга укуда уңышлар теләде. «Укыгыз, үсегез һәм үзегезне саклагыз», — диде ул мәктәп укучыларына.