Казанда ипотека буенча уртача айлык түләү уртача хезмәт хакыннан 25 мең сумга артык. Чагыштыру өчен: Санкт-Петербургта ипотека түләүләре уртача статистик хезмәт хакыннан 23 мең сумга, ә Мәскәүдә 58 мең сумга күбрәк, дип яза РИА Новости.
Билгеләп үтелгәнчә, нигез итеп беренчел взнос күләме 30 процент, еллык ставкасы 18 процент булган һәм 30 еллык срок белән алынган икенчел базардагы ике бүлмәле фатир ипотекасы алынган.
Өстәвенә, аналитиклар исәпләвенчә, Казанда мондый фатирга ипотека түләвен башкарып бару өчен банклар таләпләре буенча уртача статистикадан 2,8 тапкыр артык керем кирәк. Чагыштыру өчен: Түбән Новгородта бу очракта 2,6 тапкыр күбрәк, ә Мәскәүдә өч тапкыр күбрәк акча эшләргә кирәк.
Россиянең миллионлы шәһәрләрендә аена уртача 60 мең сум акча эшлиләр. Бу ипотекага икенчел базарда ике бүлмәле фатир сатып алганда кирәк булган керемнән ике тапкыр азрак.
«Мир квартир» компаниясе генераль директоры Павел Луценко сүзләренчә, күпчелек россиялеләрнең керемнәре, хәтта миллионлы шәһәрләрдә дә, икенчел базардагы фатирларны ипотекага алырга мөмкинлек бирми. Шул ук вакытта гражданнарга беренчел взнос та кирәк, ул, мәсәлән, Мәскәүдә, төбәкләрдәге торак бәясе белән чагыштырырлык (якынча 5,4 млн.сум).
«Бу базарда кредит алып булмаганлыктан сатып алучыларның бер өлеше яңа төзелешкә ташламалы ипотеканың соңгы вагонына сикерергә тырышуга яки шәхси торак төзелешенә ташламалы кредит алу мөмкинлекләрен эзләүгә китерә», - дип йомгаклады спикер.