Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә аның һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Тантана 26 апрельдә уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм чарасы 17:00 сәгатьтә башлана. Җыелу вакыты һәм урыны - 16: 45 сәгатьтә Новокузнецкая урамындагы скверда, 13/15 — 17/19 йортлары янында була.
17: 30 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә шагыйрь истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә башлана. Татар мәдәни үзәгенең адресы: Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт. Керү ирекле.