Казанда 1 майга Бөек Ватан сугышына багышланган истәлекле объектларны төзекләндерәчәкләр һәм ремонтлаячаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте. Һәйкәлләр, хәрби каберлекләр, бюстлар, кече архитектура формалары, стелалар һәм обелисклар тәртипкә китереләчәк, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Эшләрне тышкы төзекләндерү, балалар һәм яшьләр эшләре, шулай ук ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәләре хезмәткәрләре башкарачак. Санитар чистартуга яшьләрне – патриотик юнәлештәге иҗтимагый оешмалар әгъзаларын, мәктәп укучыларын һәм студентларны да җәлеп итү күздә тотыла.
Гүзәл Сәгыйтова искәрткәнчә, ТР башкаласында мондый чаралар ел саен үткәрелә. 2023 елда 112 мемориаль комплекс реставрацияләнгән һәм ремонтланган, сигез истәлек мемориаль корылмасы урнаштырылган.