«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форум 15 ел эчендә үзен Ислам илләре белән хезмәттәшлекнең ышанычлы мәйданчыгы буларак күрсәтте. Быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашуы планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Бүгенге көнгә 54 ил катнашуын раслады. Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Минем халыкара визитлар вакытында без «Россия - Ислам дөньясы» стратегик эш төркеме кысаларында багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Форум чит ил партнерларыбызда зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, форум кысаларында инвестиция, ислам финанслары, мәдәният, спорт, фән, туризм, халыкара сәясәт һәм башка актуаль темалар буенча 125 сессия уздырылачак.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы Казанда 14-19 майда уза.