Россия белән Ислам дөньясы илләренең товар әйләнеше бүгенге көндә 156 миллиард долларны тәшкил итә. Ул узган елдан 37 процентка арткан. Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин белдерде.
«Россия мөселман илләрен ышанычлы партнерлар буларак күрә. Бүгенге көндә Россия Федерациясенең Ислам дөньясы илләре белән товар әйләнеше 37 процентка артты һәм 156 миллиард долларны тәшкил итә», – диде ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында.
«Узган форум югары дәрәҗәдә узды. Татарстан җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм. Быел да барлык чараларның бик югары дәрәҗәдә узачагына ышанам», - дип ассызыклады Хөснуллин.
Мәскәүдә оештыру комитеты утырышында 35 кеше катнашкан, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы Казанда 14-19 майда узачак. Рөстәм Миңнеханов сөйләвенчә, әлеге чарада 16 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.