Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендә язгы ташудан зыян күргән ватандашларыбызга эчәргә яраклы су һәм ярмалар җибәрәчәк. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оренбург өлкәсендә берничә торак пункт язгы ташудан зур зыян күрде. Орск шәһәренә исә табигый бәла-каза нәтиҗәсендә аеруча нык зыян килде: биредә 5 апрельдә Урал елгасындагы дамба җимерелде. Меңләгән йортны су басты, дистәләгән мең кеше вакытлыча йорт-җирсез калды.
Бөтендөнья татар конгрессында зыян күрүчеләргә ярдәм итү һәм эшче төркемне Оренбург өлкәсенә җибәрү буенча махсус штаб төзелде.
17 апрельдә конгресс язгы ташудан зыян күргән ватандашларыбызга 10 тонна эчәргә яраклы су һәм ярмалар җибәрәчәк. Җыелган ярдәм Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенә тапшырылачак. Алар, үз чиратында, аны урыннарда таратуны оештырыр дип көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы эшкуарларының ярдәме алга таба да дәвам итәчәк.