«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева кеше арасында эшләүчеләрнең – артистларның да, журналистларның да матди ягы тиешле дәрәҗәдә кайгыртылган булырга тиеш дип белдерде. «Алар акча турында уйласа, иҗат итә, эшли алмый», – диде ул «Татар-информ»да «Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган матбугат очрашуында.
«Мин гел: «Раббым, шушы акча турында уйламаслык дәрәҗәдә акча биреп, рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек булса иде», – дип телим. Журналист булып радиода эшлисеңме, телевидениедамы, газета-журналдамы, кеше синең кесәңдә ничә сум акчаң барлыгын сорамый. Ул сине тышкы кыяфәтең буенча каршы ала. «Бу ипотекамны ничек түләп бетерим икән?», «Бу киемне нишләтим икән?» – дип уйлап торганда, синең фикерең төпле була алмый», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.