Бүген, 15 апрельдә, Татарстанда яңгыр көтелә, көндез урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.
Көндез һәм кичен көчле җил күтәреләчәк, аның тизлеге секундына 15-20 метр булачак, урыны белән секундына 23 метрга җитәчәк.
Термометр баганалары төнлә 0-5 градус, көндез +11...+16 градус күрсәтәчәк.