Ел саен апрельнең икенче якшәмбесендә Россиядә Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне билгеләп үтелә. 2024 елда бу көн 14 апрельгә туры килә. Хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннарны Татарстан Республикасы Хәрби комиссары вазифаларын вакытлыча башкаручы Руслан Мөхәммәтшин котлады.
Ул котлавында һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре Россия Кораллы Көчләренең стратегик мөһим һәм кирәкле берәмлеге булуын билгеләп үтте.
«Узган гасыр башында төзелгән һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре Ватанның һава чикләрен саклау һәм яклау бурычын уңышлы үтәп, өлкән буыннарның хәрби традицияләрен арттырып, данлы көрәш юлын узды. Бүген һава һөҗүменә каршы оборона хәрбиләре гаскәрләр ветераннары тарафыннан тапшырылган элекке буын данлы хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итә, кирәкле хәрби әзерлек дәрәҗәсен саклый», – диелә котлауда.
Мөхәммәтшин хәрбиләр һәм ветераннарга сәламәтлек, иминлек, хәрби әзерлекне арттыруда уңышлар, профессиональлек һәм хәрби осталык теләде.