13 апрельдә «Арча» спорткомплексында Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш турниры булды. Ярышта 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Биредә Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән яшь кәрәшчеләр бил алышты. Көрәш 12 үлчәү категориясендә узды. Командалар арасында 1 нче урынга Арча командасы чыкты. 2-3 урыннарны Кукмара һәм Балтач районнары бүлеште. Командалар диплом һәм Кубок белән бүләкләнде. Барлык җиңүчеләргә дә медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Ачылу тантанасында Фатих Сибагатуллинның гаиләсе, мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов бар иде.
Алар «Арча» спорт мәктәбе директоры Рәдис Юсуповка, көрәш тренерлары Фәнил Хидиятуллин һәм Зөлфәт Хәйруллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров ярышка бүләкләр белән кайткан. Ул «Арча» спорт мәктәбенең көрәш тренерлары Фәнис Галиевка һәм Илүс Әскәровка, татарча көрәшне үстерүгә керткән өлеш өчен, Көрәш федерациясенең рәхмәт хатын һәм кул сәгате тапшырды, диелә хәбәрдә.