Социаль челтәрләрдә Казанның Газ урамындагы биш катлы йортта янгын чыгуын хәбәр итәләр.
Шаһитлар көчле төтен сурәтләнгән кадрлар чыгарган. Кадрларда бинаның дүртенче һәм бишенче катларындагы подъезд тәрәзәләреннән куе төтен чыгуы күренә.
Урынга берничә янгын сүндерү машинасы килгән. Янгын турында мәгълүмат ачыклана.