Чаллыда 22 яшьлек ир кеше югалган. Бу хакта мәгълүмат ТР югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү үзәкнең «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылган.
Ир-атның кайда булуы 28 февральдән бирле билгеле түгел. Шулай ук аның югалган көнне нәрсә кигәне дә билгесез.
Билгеләре: буе 165-170 см, уртача гәүдәле, кыска чәчле, күзләре көрән.
Махсус билгеләр: уң кулының култыкларында беләзек рәсеме белән татуировка, кулбашларында кул рәвешендә татуировка бар.