22 мартта Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт булды. Фаҗигагә кадәр биредә бию буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узган. Анда 12 яшьлек Казан кызы катнашкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Катя һәм аның әтисе Андрей «Крокус»та парлы бию буенча ярышларда катнашалар. Аларның категориясе чыгыш ясауны төшке ашка кадәр тәмамлый. Шуннан соң әти кеше кызы белән комплекстан чыгып китә һәм кунакханәгә юл тота.
«Без кызым белән фаҗигага кадәр киттек, бу хәл турында яңалыклардан ишеттек. Чемпионат бүген дәвам итәргә тиеш иде, ләкин без киләсе турга үтмәдек. Оештыручылар 23 һәм 24 мартка планлаштырылган ярышларның уздырылмаячагын хәбәр итте. Бәлки күчерерләр әле», – дип сөйләде Екатеринаның әтисе «Татар-информ»га.