Мәскәү өлкәсендә теракт оештыруда шикләнелүче ике кеше тоткарланган, калганнарын эзләү дәвам итә, дип хәбәр итте Telegram-каналында Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн.
Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүчеләр хәрәкәт иткән Renault машинасы төнлә Брянск өлкәсенең Карачев районы Хацунь авылы янында табылган. Автомобиль йөртүче машинаны полиция хезмәткәрләре таләбе буенча туктатмаган һәм качарга тырышкан. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Эзәрлекләү барышында ут ачылган, машина әйләнеп капланган. Бер террорчы шунда ук тоткарланган, калганнары урманга качкан. 3:50 сәгатьтә икенче шикләнелүче табылган һәм тоткарланган. Калганнарын эзләү дәвам итә. Операциягә барлык көч ведомстволары кушылган», - дип язган депутат.
Ул Renault машинасы салонында «ПМ» пистолеты, «АКМ» автомат магазины һәм Таҗикстан гражданнары паспортлары табылуын билгеләп үтте.