Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиев белән янәшә утыра
Бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышы уза. 19нчы утырышта Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан вакытыннан алда киткән иде. Хәзер ул - Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге утырышта катнаша һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән янәшә утыра, дип яза «Татар-информ».
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов алып бара.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад тәкъдим ителә. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.