Мы в Telegram
Добавить новость

Столичные пожарные продемонстрировали навыки в помещении с температурой 650 градусов

«Выложились по полной»: Московские пожарные рассказали, как проходили испытания Международного Гран-при при нулевой видимости

Смыгалин: Философия I Международного Гран-при профессионального мастерства пожарных и спасателей заключается в обмене опытом

Любители активного образа жизни встретились на фестивале по северной ходьбе в Клину





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путинның бишенче инаугурациясе: «Көчемнән килгәнен барысын эшләячәкмен...»

Путинның бишенче инаугурациясе: «Көчемнән килгәнен барысын эшләячәкмен...»

Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазифасына керешү тантанасы узды.

Инаугурациядә дәүләт җитәкчелеге, илнең барлык субъектлары башлыклары, шул исәптән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, рәсми затлар – барлыгы 2,5 меңнән артык кунак катнашты.

Иң элек залга Россия Федерациясе Флагы һәм Президент Штандарты кертелде. Сүз уңаеннан, тантана тәмамлангач, Кремльнең беренче корпусында Президент Штандарты дубликаты эленәчәге әйтелде. Президент полкы солдатлары Георгиев, Александров Һәм Андреев заллары аша үттеләр. Аннан соң солдатлар Россия Федерациясе Конституциясен һәм Президент знагын күтәреп керде.

Фото: © kremlin.ru

Владимир Путин инаугурация тантанасына яңартылган «Aurus» лимузинында килде. Нәкъ сәгать 12 тулгач, Владимир Путин залга керде. РФ Конституциясенең 82нче маддәсе нигезендә, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Конституция Суды судьялары каршында ул Россия Федерациясе Конституциясенә кулын куеп, Россия халкына ант бирде.

«Россия Президенты вәкаләтләрен башкарганда, кеше һәм гражданинның хокук, ирекләрен сакларга, Конституцияне үтәргә һәм сакларга, суверенитетны, бәйсезлекне якларга, дәүләтнең бөтенлеген, иминлеген сакларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант итәм», – диде ул присяга чыгышында.

Фото: © kremlin.ru

«Эчке болганчыклар һәм фетнәләр өчен түләргә туры килгән фаҗигале бәһаләрне онытырга ярамый»

Аннан соң тантанада Россия Федерациясе дәүләт гимны яңгырады. Гимннан соң Президент ил алдында торган төп бурычларны искәрткән чыгышына күчте.

«Хөрмәтле Россия гражданнары! Кадерле дуслар! Президент вазифаларына керешүнең тантаналы, җаваплы минутларында илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә, Ватаны белән бергә калырга теләгән тарихи җирләрдә яшәүчеләргә рәхмәтемне белдерәсем, Ватан өчен көрәшкән махсус хәрби операциядә катнашучылар, Геройлар алдында баш иясем килә. Миңа күрсәтелгән ышаныч һәм ярдәмегез өчен рәхмәтемне җиткерәм», – дип башлады Владимир Путин сүзен.

Ул дәүләт башлыгының бурычы Россияне саклау, аның халкына хезмәт итү булуын ассызыклады. «Бу – изге бурыч, зур мәртәбә булуын аңлыйм. Узган елларда эшемнең асылында шул ятты, эшчәнлегемнең мәгънәсе шунда булды. Киләчәктә дә Россия халкының иминлеге өстен булачагына сүз бирәм», – диде Путин.

Ул Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси системасы нык, тотрыклы, сыгылмалы булырга, илнең үсешенә этәргеч бирергә тиешлеген әйтте. «Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси системасы нык булырга, теләсә нинди каршылыкларга һәм куркынычларга каршы тора алырга тиеш. Тарих сабакларын һәм эчке болганчыклар, фетнәләр өчен түләргә туры килгән фаҗигале бәһаләрне онытырга ярамый», – диде Президент.

Владимир Путин әйтүенчә, илнең бәйсезлеген, бердәмлеген кайгыртырга кирәк. Аның сүзләренчә, Россия җәмгыятенең бердәмлеге Россиянең киләчәген үзебез билгели алуга китерәчәк.

«Җәмгыятьтә мохит ничек үзгәргәнен, ышанычлылык, үзара җаваплылык, ихласлык, гаделлек, каһарманлык, намуслылык ничек югары бәяләнгәнен күрәбез. Ватанга тугрылыгын эш белән дәлилләгән кешеләр дәүләт идарәсендә, икътисадта, барлык өлкәләрдә алдынгы позицияләргә чыга алуы өчен барысын эшләячәкмен. Ил үсешендә ышанычлы варислар булдырырга, Россиянең куәтен арттырачак яшь буынны тәрбияләргә, асылында милләтара татулык яткан дәүләтебезне ныгытырга тиешбез. Тиз үзгәрә торган катлаулы дөньяда конкурентлыкка сәләтле булырга, Россия өчен яңа офыклар ачарга тиешбез», – дип белдерде ул чыгышында.

«Без Көнбатыш илләре белән сөйләшүдән баш тартмыйбыз»

Владимир Путин сүзләренчә, Россия аны ышанычлы һәм намуслы партнер итеп күргән барлык илләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә һәм ныгытырга әзер.

«Без Көнбатыш илләре белән сөйләшүдән баш тартмыйбыз. Сайлау алар кулында – Россия үсешен тоткарларга, илебезгә еллар буе басым ясаудан туктамаган агрессия сәясәтен дәвам итәргә телиләрме яки хезмәттәшлек һәм тынычлыкка юл эзлиләрме», – диде дәүләт башлыгы.

Ул иминлек һәм стратегик тотрыклылыкка багышланган диалог мөмкин, дип саный. Ләкин ул көч позициясеннән башка, тәкәбберлексез, бер-береңнең мәнфәгатьләрен хөрмәт итеп һәм тигез итеп алып барылырга тиеш, дигән фикерен әйтте Президент. Россия, партнерлары белән бергә, күпполяр дөнья тәртибен, тигез һәм бүленмәс куркынычсызлык системасын формалаштыру өстендә эшне дәвам итәчәк, диде.

«Без – бөек һәм бердәм халкык, бергәләп каршылыкларны җиңеп, уйланылган эшләрне чынга ашырырбыз. Бергә җиңәрбез!»

Сайлау нәтиҗәләре Россия барган юлның, курсның дөрес булуын исбатлады, ди Президент. «Бу – без җитди каршылыклар, сынаулар белән очрашканда бик мөһим. Гомуми тарихи максатларны аңлыйбыз, кыйммәтләребезне, Россиянең милли мәнфәгатьләрен, иреген саклау өчен нык торуыбызны күрәм. Ышанычыгызны аклар өчен, көчемнән килгәнен барысын эшләячәкмен, дәүләт башлыгының Конституциядә күрсәтелгән барлык вәкаләтләрен кулланачакмын», – дип вәгъдә бирде РФ Президенты.

Ул эш нәтиҗәләре Россия халкының бердәмлегенә, Ватан файдасына бергәләп эшләү омтылышына, илне саклау һәм фидакарь хезмәт куюга бәйле булуын искәртте.

«Бүген меңьеллык тарихыбыз һәм ата-бабаларыбыз алдында җавап тотабыз дияргә була. Алар буй җитмәслек үрләргә омтылган кебек тоела безгә, чөнки беренче урынга һәрвакыт Ватанны куйганнар, олы максатларга ил һәм халык белән бердәмлектә генә ирешеп булуны белгәннәр, куәтле дөньяви держава, Ватаныбызны булдырганнар, безне бүген дә рухландыра торган җиңүләргә ирешкәннәр», – диде Путин.

Президент Россия алга ышаныч белән каравын, киләчәген планлаштырып, төрле проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыруын билгеләп узды. Аларның максаты – илнең үсешен тагын да куәтлерәк итү булуына басым ясады.

«Без – бөек һәм бердәм халык, бергәләп каршылыкларны җиңеп, уйланылган эшләрне чынга ашырырбыз. Бергә җиңәрбез!» – дип төгәлләде чыгышын Илбашы.

Инаугурациянең икенче өлешендә РФ Кораллы Көчләренең Главнокомандующие Владимир Путинга Президент полкын тәкъдим иттеләр. Илбашы полк оешуның 88нче елы белән тәбрикләде. Аннары Благовещенск соборында Мәскәү һәм Русь Патриархы Кирилл рәхмәт гыйбадәте үткәрде.

«Илебездә иң югары постны кабаттан били башлаган көндә сезнең өчен дога кылабыз. Бу сүзләр сезнең өчен коры сүзләр генә түгел, үзегез дә гыйбадәттә булуыгызны беләбез. Дәүләт башында диненнән оялмаган православие вәкиле булуы – Аллаһ рәхмәте», – диде Патриарх. Ул кайчак дәүләт башлыгына кискен карарлар да кабул итәргә туры килгәнен әйтте. Ләкин аларны кабул итмәсәң, нәтиҗәләре халык һәм дәүләт өчен куркыныч булуы ихтималлыгын искәртте. Шуңа күрә барлык карарлар корбаннар белән бәйле, ди Патриарх. «Халык файдасына кабул ителгән карарларны беркайчан чиркәү дә, халык та тәнкыйтьләмәде», – диде ул.

  • Искәртеп үтик, быел 15-17 мартта узган сайлауда Владимир Путин өчен 87 процент тавыш бирелгән. Бу – Путинның Президент постында бишенче срогы.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Быстрее ожиданий: за счёт чего Россия вошла в четвёрку крупнейших экономик мира

Портал «Малый бизнес Москвы» насчитывает более 200 тыс пользователей

Ждут гостей: в Петербурге завершается подготовка к ПМЭФ-2024

АБХАЗИЯ. Майя Ломидзе: Южный Кавказ востребован на российском туристическом рынке

Музыкальные новости

Концерт студии "Жерминаль"

Почта России помогла детям-подопечным благотворительных фондов встретиться с футболистами ЦСКА

Конец близок в релизном трейлере Destiny 2: The Final Shape

В Подмосковье стартует Кубок чемпионов Swimcup по плаванию на открытой воде

Новости России

Площадь пожара на кровле здания в центре Москвы увеличилась до 300 кв. м

Ждут гостей: в Петербурге завершается подготовка к ПМЭФ-2024

Российские семьи с невысокими доходами смогут получить выплату в социальном фонде

Без паники. Пассажиров застрявшего в тоннеле метро поезда вывели на станцию

Экология в России и мире

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете

Стильные образы на лето, в которых вы покорите окружающих

На европейских курортах жители начали обносить улицы цепями, запрещая туристам туда заходить: романтический отдых закончился

Конференция «Общество и психическое здоровье» прошла в Ставрополе

Спорт в России и мире

Пресс-служба WTA мемом отреагировала на тяжёлую победу Свёнтек над Осакой

Россиянин Котов уступил итальянцу Синнеру в третьем круге "Ролан Гаррос"

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде

Вице-президент ФТР Селиваненко: у Рублева не пошла игра с Арнальди

Moscow.media

Лучший HR-бренд – «Грузовичкоф»

Одна ночь на Вуоксе

Удаленная настройка охранных комплексов StarLine

Лето в урочище Кокоря











Топ новостей на этот час

Rss.plus






1 июня День памяти великого князя Димитрия Донского

Быстрее ожиданий: за счёт чего Россия вошла в четвёрку крупнейших экономик мира

Очевидцы сообщили о возгорании вагона поезда на станции метро «Спортивная»

Пострадавших в результате ЧП на участке Сокольнической линии в Москве нет