Мы в Telegram
Добавить новость

Найден материал на господина Шойгу? Ждем следующих генералов "на выход"

Финансовый эксперт Светлана Петрова: как совместить бизнес и семью

Псков вошел в топ-5 городов, которые туристы больше всего ассоциируют с Россией

Врач рассказал об опасности «умных» ушных палочек



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Аның белән уздырган елларым өчен Аллаһка рәхмәтлемен»: Илнур Шакиров 53 яшендә вафат

«Аның белән уздырган елларым өчен Аллаһка рәхмәтлемен»: Илнур Шакиров 53 яшендә вафат

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакировны соңгы юлга озаттылар. Җитәкчегә нибары 53 яшь иде. “Интертат” Илнур Шакировның тормыш иптәше һәм аны якыннан белгән коллегалары белән сөйләште.

Илнур Шакиров – Казанда туып үскән һәм үзен, чын мәгънәсендә, тулысынча шушы шәһәргә багышлаган шәхес. Шәһәр администрациясенең кайгы уртаклашу хәбәрендә дә Илнур Шакировның нәтиҗәле эшчәнлеге белән шәһәр үсешенә зур өлеш кертүе хакында әйтелә. Хезмәт юлы төрле булган, бик күп җаваплы вазифаларда эшләгән җитәкче соңгы 10 елда иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итүнең мөһим юнәлешен координацияләгән.

Ә инде якыннары һәм үзе белән хезмәттәшлек иткән кешеләр, Илнур Шакировның профессионал һәм талантлы җитәкче булудан тыш, бик кешелекле, изге күңелле, үрнәк гаилә башлыгы булуын да, кат-кат ассызыклап әйтте.

«Илнурга «эх, шулай дип әйтәсем калган» диярлек сүзләрем дә юк… Алар барысы да вакытында әйтелеп килде»

Илнур Шакировның тормыш иптәше Эльвира ханым Шакирова:

«Без Илнур белән Казанда танышып, ике ел очрашып йөргәч, 1997 елда гаилә корып җибәрдек. Ике бәхетебез – 1998 елда беренче, 2007 елда икенче улыбыз дөньяга килде. Гаиләбезнең кадерен белеп, шушы еллар эчендә бер генә тапкыр да сүзгә килмичә, аңлашып, бер-беребезне хөрмәтләп гомер иттек…

Илнур тәртипле, итәгатьле, гаилә җанлыклы ир, ике малаебызга да үрнәк әти булды. Минем һәм үзенең әти-әниләрен бик хөрмәт итте. Мин дә аның әти-әниләрен хөрмәт иттем. Үзара гына түгел, әти-әниләребез, туганнарыбыз белән дә сүзгә килмичә, сокланырлык итеп яшәдек. Минем, хәтта, Илнурга «эх, шулай дип әйтәсем калган» диярлек сүзләрем дә юк… Аларның барысы да вакытында әйтелеп килде. Аның белән бергә уздырган елларым өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәтлемен.

Илнур гаилә һәм, әлбәттә инде, яраткан эше, эшендәге проектлары белән янып-көеп яшәде. Икебез дә сәяхәт итәргә ярата идек. Машина белән Россиянең күп шәһәрләре буйлап та сәяхәт иттек. Кая гына алып бармады, кайда гына булмадык. Бөтен җиһанны ярата иде ул. Менә шундый кеше нибары 52 яшендә шулай китеп барсын инде… Бу хәлгә ышанасым килми. Башыма сыймый…

Фото: © Эльвира Шакированың шәхси архивыннан

Кичә дә көнебез гап-гадәти башланды. Иртән җыенып, матур итеп саубуллашып, икебез дә эшкә чыгып киттек. Илнурның беркайчан да «теге җирем авырта, бу җирем авырта» дип зарланганы булмады. Спортны яратты, олы малаебез белән бер командада хоккей уйный, бассейн, фитнеска йөри, сәламәтлеген карый иде. Аның хәтта теш табибына барганы да булмады, тешләренә кадәр сәламәт иде…Шундый кеше китеп барсын әле….

Илнур төшке ашка өйгә кайткан… Иремнең әнисе - кайнанам да бездә еш кунак була. Ул көнне аның бездә көне иде. Кече улыбыз белән әни идәндә егылып яткан килеш табып алганнар үзен. Улым хәбәр итүгә мин дә кайтып җиттем… Ашыгыч ярдәм килгәндә үлгән булган инде, табиблар аңа берничек тә ярдәм итә алмады… Тромб диделәр…Медэкспертиза нәтиҗәләрен кулыбызга алмадык әле…

Балалар да әтиләрен югалтуны бик авыр кичерә. Икесенә дә үзенең киңәшләрен биреп, гел сөйләшеп тора иде. Таләпчән дә була белде, әмма ул яратып таләп итә, сүз белән аңлата белә, малайларга сүзе үтә иде. Икесен дә: «Әниегезне хөрмәт итегез, яратыгыз», - дип тәрбияләде. Өйдә дустанә мөнәсәбәтләр булды - барыбыз бергә җыелышып, сөйләшеп утырырга бик ярата идек.

Ирем милли җанлы кеше иде. Без өйдә гел татарча гына сөйләштек. Ә бит ул Казанда туып-үскән, рус мәктәбен тәмамлаган егет! Әти-әнисе дә саф татарча сөйләшә, үзе дә чип-чиста татарча сөйләшә иде. Балаларыбыз да, әтиләренең тырышлыгы белән, татарча әйбәт беләләр.

Илнур бик киң күңелле кеше иде. Ярдәм сораганнарга чын күңеленнән ярдәм итеп килде. Бик күп кеше белән аралашты, аны якын итүчеләр күп иде. Алар бүген барысы да ирем белән хушлашырга килделәр… Шундый матур сүзләр белән озаттылар Илнурымны… Аларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез – диде Эльвира ханым.

«Әгәр кеше киң күңелле булмаса, төрле милләт балаларын җитәкләп зоопаркка барамы?»

Маринэ Хухунашвили, грузиннар милли-мәдәни автономиясе һәм Казандагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбе җитәкчесе:

Мин Илнур Гаптелнасыйрович турында сезгә сәгатьләр буе сөйли алам. Миңа аның белән 10 елга якын хезмәттәшлек итәргә туры килде. Ул безнең көнүзәгендә торган мәсьәләләр, проблемаларны ачыклый һәм аларны хәл итәр өчен бөтен көчен куя торган иде.

Илнур Гаптелнасыйровичны киң йөрәкле, киң күңелле кеше буларак исемдә тотачакмын. Ул безнең төрле милләт балалары йөри торган якшәмбе мәктәбен үстерүгә зур көч куйды. Аның ярдәме белән безнең мәктәбебез гражданнар татулыгын ныгыту муниципаль программасы кысаларында эшләүче оешмалар исемлегенә кертелде. Шул рәвешле мәктәпнең материаль-техник базасы ныгыды, сыйныфларга яңа җиһазлар, яңа китаплар, милли костюмнар кайтартылды.

Илнур Гаптелнасыйрович безнең мәктәпкә йөрүче 60тан артык баланы зоопаркка һәм циркка да алып барган иде. Балаларның ул вакыттагы шат күз карашларын күрсәгез икән. Ә бер елны Яңа ел алдыннан циркка билетлар алып, куандырды. Циркта безне шәхсән үзе каршы алды. Әгәр кеше киң күңелле булмаса, төрле милләт балаларын җитәкләп зоопаркка барамы? Ул аның эш вазифаларына керми. Һәрвакыт күңелләребезне күтәрергә теләде, гел кешеләргә ниндидер яхшылык эшләргә омтылды.

Соңгы елларда иҗтимагый оешмалар өчен генә җаваплы булса да, безнең якшәмбе мәктәбе һәрвакыт аның игътибарын тоеп торды. Берсендә безгә килде дә: «Мине Илнур Гаптелнасыйрович дип түгел, Илнур Насыйрович дип кенә йөртсәгез дә була. Миңа туганнарым, якыннарым шулай дәшә», - диде. Шулай дип, безне дә үзенең туганнары кебек якын күрүен белдерде.

Фото: © Илнур Шакиров якшәмбе мәктәбе укытучылары белән. Маринэ Хухунашвили архивыннан

Илнур Насыйрович хакында күп еллар дәвамында бик күп якты истәлекләр сөйләрбез әле. Чөнки аның үлеме хәбәрен үзе аша үткәрмәгән бер генә кеше дә калмады. Чатларда языштык та языштык… Беребезнең дә бу сүзгә ышанасыбыз килмәде…Йөрәгебезнең бер кисәкчеген йолкып алдылармыни. Мәктәптәге укытучыларыбыз да инде икенче көн күз яшьләрен тыя алмый. Нәрсә генә сөйләшә башласак та, сүз Илнур Гаптелнасыйровичка барып тоташа. Төрле милләт һәм дин әһелләре белән эшләү бер дә җиңел түгел. Җитәкчедән аларның һәрберсенең мәдәниятен, менталитетын аңлау, һәрберсенә «подход» табу зур көч таләп итә. Илнур Гаптелнасыйрович берничә ел дәвамында «Күпмилләтле Казан — Балалар» фестивален уздырып килде. Һәр фестиваль аерым темага багышлана иде, ул аларның һәрберсеннән соң буклетлар чыгартты. Әлеге фестиваль - Илнур Гаптелнасыйровичның бик көчле проекты.

Фото: © Маринэ Хухунашвили архивыннан

Аллаһ тәгалә аның җирдәге барлык игелекле гамәлләрен, тәртипле яшәү рәвешен, кешеләргә, балаларга карата мөнәсәбәтен күреп торгандыр һәм ул аңа җәннәт ишекләр ачар, мин моңа бер тамчы да шикләнмим.

«Һәр эшне уйлап, җиренә җиткереп эшләде һәм безне дә дисциплинага өйрәтте»

Рания Хөсәенова, Казан Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә баш белгеч:

Илнур Гаптелнасыйровичның үлеме безнең барыбызны да тетрәндерде. Сау-сәламәт килеш, үз аягында, елмаеп-көлеп йөргән кешенең шулай кинәк кенә китеп баруы көтелмәгән хәл булды, без шок кичерәбез.

Илнур Гаптелнасыйрович - минем беренче җитәкчем, беренче остазым. Минем аңа рәхмәтләрем чиксез. Чөнки ул мине, әле яңа укып бетергән, эш тәҗрибәсе булмаган кызны, ышанып, эшкә алды, барысына да өйрәтте. Ул теләсә-кем белән ачылып сөйләшә, бар кешене дә тигез күрә, җитәкче буларак үзен беркайчан да өстен куймый иде. Аның белән эшләгән вакыт эчендә якын кешебезгә әверелде. Кеше хәленә керә белә иде Илнур Гаптелнасыйрович. Без башка җирдә эшли башлагач та, гел хәлләребезне белешеп, кайгыртып торды. Үзе белән канат ныгыткан хезмәткәрләрен беркайчан да онытмады.

Фото: © Рания Хөсәенованың шәхси архивыннан

Җитәкче буларак аның таләпчәнлеге дә бар иде. Ул үзе һәр эшне уйлап, җиренә җиткереп эшләде һәм безне дә дисциплинага, эш тәртибенә өйрәтте. Ул гел: «Минем мәктәпне узу сезгә тормышта да ярдәм итәчәк», - дип әйтә иде. Һәм бу, чыннан да, шулай.

Әле берничә көн элек кенә коридордан узып барышлый безнең бүлмәгә башын тыгып: «Хәлләрегез ничек, кызлар?» - дип исәнләшеп китте. Кичә дә ул төшкә кадәр эштә булган.

Илнур Гаптелнасыйровичның тагын бер матур гадәте исемдә. Берәр бәйрәм алдыннан ул безнең барыбызны да бергә җыеп, фотога төшерә дә, аларны ясатып, истәлеккә өләшә иде. Шигырьләр дә яза иде. Һәрберебез турында кызыклы шигырьләр иҗат итеп, бәйрәм өстәле артында шуларны укып, күңелне күтәрә иде.

Илнур Гаптелнасыйровичның урыны оҗмахта булсын, тыныч йокласын.

Фото: © https://yardemfond.ru/

«Ул, чын мәгънәсендә, үз урынындагы кеше иде»

Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» фонды советы рәисе.

Без Илнур Гаптелнасыйрович белән инде 15 еллап таныш. Ул Казан мэриясенә күчкәч, дин белән бәйле сораулар өчен җаваплы булды. Шуңа да без гел элемтәдә идек. Ул килеп керсә, ниндидер якын кешебез килеп кергән кебек була. Нинди генә авыр проблема булмасын, шуның очына чыгып, барлык сорауларыбызны да чишәргә тырыша иде.

Әлеге авыр хәбәрне дә беренчеләрдән булып ишеттек, чөнки Илнур Гаптелнасыйровичның улы безнең оешмада эшли. Бу безнең өчен бик зур кайгы, бик зур югалту булды дип әйтәсем килә.

Әле күптән түгел генә Илнур Гаптелнасыйрович белән планнар корып, алда башкарасы эшләр турында сөйләшеп утырган идек. Ул төрле дин вәкилләрен дуслаштыруга да күп көч куйды. Үзе шәхсән мөселман һәм христиан дин әһелләре арасында хоккей командасы оештырды. Егетләребез җыелышып, бик яратып хоккей уйныйлар. Илнур Гаптелнасыйрович керткән бу матур традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез, иншәаллаһ.

Илнур Гаптелнасыйровичны бөтен кеше үз итте. Бүген аны озатырга да төрле дин һәм милләт вәкилләре җыелды. Чөнки аны барысы да якын итте, ул, чын мәгънәсендә, үз урынындагы кеше иде.

Илнур Шакиров белән хушлашу мәрасиме бүген Казанның «Ярдәм» мәчете янында узды. Мәрхүмне Казанның мөселман зиратына җирләдек, – диде ул.

Фото: © https://yardemfond.ru/

  • Илнур Шакиров 1971 елның 13 декабрендә Казанда туган. 1999 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен, 2006 елда - Россия дәүләт гуманитар университетын, 2013 елда Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. 1989-1991 елларда хәрби бурычын үти, ә 1991 елдан 1998 елга кадәр контракт буенча хезмәт итә.
  • Илнур Гаптелнасыйрович үзенең хезмәт юлын 1998-1999 елларда ТР Дәүләт Зур концерт залында реклама буенча оештыручы белгеч буларак башлый.
  • 1999 елдан 2001 елга кадәр-Казанның «Җиңегән» яшьләр иҗат берләшмәсе директоры урынбасары була.
  • 2001 елдан 2005 елга кадәр-ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары булып тора.
  • 2006 елдан 2012 елга кадәр-Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары булып эшли.
  • 2012 елдан 2014 елга кадәр-Казан Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең торак массивлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе була.
  • 2014 -2021 елларда Казан Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе вазифасында эшли.
  • 2021 елдан 2024 елга кадәр Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы булып эшләгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Илнур Шакировның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Якын кешегезнең урыннары оҗмахта булсын! Барыгызга да күркәм сабырлык телибез.

Фото: © https://yardemfond.ru/

Фото: © https://yardemfond.ru/

Фото: © https://yardemfond.ru/

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Королеве установят мемориальную доску погибшему при исполнении долга пожарному

Заместители главы Жуковского продолжают проводить пешие обходы территорий

О подготовке к экзамену по химии рассказал стобалльник из Великих Лук

Яркое событие начала лета: JETRUSH Extreme Fest 2024 в Москве

Музыкальные новости

«Виртуальный Западный Азербайджан» - кладезь фальсификаций

Банковскую карту с AI-дизайном из Сибири начали оформлять в павильоне Сбера на ВДНХ

В Лужниках открылась самая большая летняя концертная площадка Москвы МТС Live Лето

"Евро-Футбол.Ру": "Спартак" летом купит форварда только в случае ухода Соболева

Новости России

Женщина пострадала от обрушения облицовки балкона на Проспекте Мира

Азербайджанская свадьба устроила стрельбу в Балашихе, а потом двинулась к Кремлю

Подмосковные атлеты выиграли 7 медалей на Мемориале братьев Знаменских

Лето в столице. Больше 20 мест для купания в Москве и вокруг города

Экология в России и мире

Финансовый эксперт Светлана Петрова: как совместить бизнес и семью

Chloé, коллекция Resort 2025

Уникальный интерактивный проект Ставропольской психиатрической больницы на выставке-форуме «Россия»

Roberto Cavalli, коллекция Resort 2025

Спорт в России и мире

Рейтинг ATP. Синнер стал №1, Алькарас – №2, Циципас выпал из топ-10, Хачанов – из топ-20, Котов обновил личный рекорд

«Мирра Андреева обладает удивительной выживаемостью» // Олимпийская чемпионка по теннису Елена Веснина об итогах женского Roland Garros

Тарпищев о Медведеве и Рублеве: без травм сыграют в Париже лучше, чем в Токио

Испанец Карлос Алькарас выиграл Открытый чемпионат Франции по теннису

Moscow.media

Парадоксы двойного стандарта

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

Heroje H288BW- портативный сканер штрих-кодов с интерфейсом Bluetooth

На петербургском стадионе за 60 млрд рублей произошел крупный пожар











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Лето в столице. Больше 20 мест для купания в Москве и вокруг города

Задержанный сотрудник Научно-исследовательского института ФСИН арестован на два месяца

Врач рассказал об опасности «умных» ушных палочек

Женщина пострадала от обрушения облицовки балкона на Проспекте Мира