Мы в Telegram
Добавить новость

Мостовой назвал сборные, за которые будет переживать на Евро-2024

В Сухуме прошел концерт государственной хоровой капеллы ко Дню России

Дачников предупредили об опасности шершней и ос

Есть сегодня четыре России...



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәйдәнең «галәми» һәм мәхәббәтле концерты

Сәйдәнең «галәми» һәм мәхәббәтле концерты

Журналист Рәфидә Галимҗанова Сәйдә Мөхәммәтҗанова концертыннан алган тәэсирләре турында яза.

«Сәйдәнең "галәми" һәм мәхәббәтле концерты» дидем дә диюен, әйтәсе килгән фикеремне бер җөмлә белән генә җиткерә алмам дип, пост язарга булдым әле. Була шундый чаклар, кайбер концертка барып кайткач, «и, зерәгә барганмын, бер дә ошамый», - дисең. Үкенә башлыйсың хәтта! Кичә Сәйдә Мөхәммәтҗанова концертына бардым. Алга китеп шуны әйтәм - бер генә дә үкенмәдем: «Әле дә килгәнмен», - дип кат-кат сөенеп утырдым.

Күпләрегез минем кебек, Сәйдә Мөхәммәтҗанованы «Голос.Дети» проекты аша белә башлагандыр? Аның «Су буйлап»ны җырлаганда ничек мөкиббән китеп утырганыбызны, финалда тавыш биргәнебезне хәтерлим. Шунда барып, татарча җырлап финалга кадәр җиткәне өчен горурлана идем Сәйдә белән. Татар кызы нинди булырга тиеш? - дип сорасалар, «Сәйдә кебек» дия идем. Юктан гына телдә калмаган бит инде ул сүз, димәк, мин аны, чыннан да, үрнәк татар кызы итеп кабул иткәнмен: толымлап үргән чем-кара калын чәче, беркайчан да моңаюны белмәгән нурлы йөзе, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләте - моңы, үз-үзен тотышы, киенү стиле сокландырырлык бит? Аңа карагач, «моң» төшенчәсенең образын күрәсең, кебек. Чөнки ул җырларның да татар халкының йөрәгенә үткәнен сайлый һәм кер кундырмый җиткерә белә.

Инде концертның үзенә күчик. Зал шыгрым тулы - билетлар сатылып беткән. Күзәтәм: чәчәк гөлләмәләре белән утыручылар күп. Иҗатташ дуслары да күренә, Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхованы да очраттым, Төркиядән Казанга килгән Гамзә беренче рәттә утыра, һәр буын кешесе дә килгән - аерып кына әйтеп булмый. Коридорда чакта русча сөйләшкән кешеләрне дә очраттым. Татарча сирәк сөйләшкән, әмма үз халкының моңына сусаганнар да килгән иде. Кыскасы, кеше нинди концертка киләсен белеп килгән. Монда шырдый-бырдый җырлар яңгырамаячагы, бары тик рухи ләззәт бирә торган җырлар булачагы көн кебек ачык иде инде. Сәйдә шәхси концертын татар халык җыры - «Гөлҗамал» белән ачып җибәрде. Һәм бер-бер артлы үзебезнең җырларны башкарды. Һәм иң ошаганы - Сәйдә үзенең чыгышы алдыннан йә шигырь сөйләде, йә монолог әзерләгән иде. Сүз уңаеннан, концертның сценарий авторы - Илсияр Шиһапова. Хәзер әйтәсе фикерләрем дә, бәлки, нәкъ менә сценарийга бәйле булыр.

Миңа нәрсә җитмәде?

Күп концертларда күзәткәнемчә, җырның авторлары күрсәтелми, әйтелми. Ә бит җырны 3 автор тудыра: композитор, шагыйрь, җырчы. Сәхнәдә зур экран эшли. Җыр башында авторлары да күрсәтелсә (автор җырлары турында әйтәм), иллә дә шәп буласы иде. Миңа, тамашачы буларак, шул җитеп бетмәде. Һәм икенчедән, беренче бүлектә янгыраган җырлар «Су буйлап» альбомыннан. Әмма Сәйдәнең визит карточкасына әйләнгән «Су буйлап» җыры башкарылмады. Шундый көттем мин аны, белсәгез! Ул бит җырның халәтен аңлар дәрәҗәдә башкара. Шулай да, икенче визит карточкасы булган «Лә илләһи» җырын ишеттек - анысына шөкер.

Нәрсә ошады?

Концертның ике өлешендә дә кушылып җырлап, хәтта биеп утырдым. Хәтта елата торган мизгел булды - мәңгелек мәхәббәт турында трилогиягә нигезләнгән театраль күренеш әзерләнгән иде. Ул 3 җырдан тора (аларның клибы да бар). Сәйдә 2 җырны бер-бер артлы башкарды да, өченчесендә аның иҗатташ дусты - җырчы Илнар Шәрәфетдин чыкты. (Аның тавышы, кызлар!) Алар «Син кайда идең?» җырын башкарды. Бу дуэт турында мин озаклап сөйли алам. Гомумән, аларның тандемы әйбәт, тавышлары туры килә (музыка белгече кебек утырам инде ????). Илнар бик талантлы егет, Башкортстанда яшәп иҗат иткәч, аны бездә бик белеп тә бетермиләрдер. Кичә күрүемә шат идем.

Сәйдә бик тиздән чираттагы альбомын чыгарырга әзерләнә. Шунда керәчәк җырларны башкарды. Алар арасында төрле телдәге җырлар бар. Һәм менә шул мизгел Сәйдәгә кабат соклану уятты миндә: ул кичә гарәп, кырымтатар, төрек, француз, инглиз, кытай, норвег телендә җырлады. «Мин телләр өйрәнергә яратам, халыкларның гореф-гадәте белән кызыксынам», - диде Сәйдә үзе. Һәм бу кызыксынуын ул җырлары аша яхшы чагылдырды. Миңа аеруча кытайча «Галиябану»ны башкаруы ошады. Сәхнәгә кытай киеменнән «Казан» бию ансамбле кызлары чыкты. Җырның икенче өлеше татар телендә җырланды - монда инде татар халык киеменнән кызлар чыкты һәм нәтиҗәдә кызык кына күренеш барлыкка килде. Гомумән, биючеләргә сүз әйтерлек түгел - шәп кенә дия алам. Сәйдә әйтмешли, «кызлары да, егетләре дә матур!»

«Казан нуры» халык уен кораллары оркестрын әйтмичә булмый, юкса, мондый концерт туар идеме икән? 3 сәгатькә якын барган концертта үз гомерендә татар музыкасын күптән ишетмәгән кешеләр (андыйлар булгандыр дип уйлыйм) милли көйләргә яшь агызып утыргандыр. Әнә, Башкортстаннан махсус концертка кайткан нәни тамашачы Ариана да Сәйдә белән җырларга теләвен әйтте. Татарча начар аңлавына карамастан, ул кыз бала «Суда, суда»ны рәхәтләнеп башкарды. Әнисе әйтүенчә, нәкъ менә Сәйдә аша татар җырына мәхәббәт уянган анда. Шәп бит?

Өч сәгать сизелми дә үтте. Мин, инде, халык җырлары күп булып ялыктырмасмы дигән идем хәтта. Бер генә дә ялыктыра торган концерт булмады ул. (Афишада катнашачак махсус кунаклар исемлегеннән Зөфәр абый Харис белән Алмас Хөсәиновны күрмәдем. Алар чыгыш ясыйсы булганнардырмы - белмим, сорамадым инде).

Концерт барышында Сәйдәбез белән тагын да горурландым һәм эчемнән генә хәерле уңышлар теләдем. Ул ахырда «Туган тел»не башкарды. Аңа бөтен зал кушылып, басып җырлады. Шундый күтәренке рухта тәмамланды концерт.

- Чиксез рәхмәтем Аллаһ Тәгаләгә, минем сәләтемне күргән әти-әниемә, дусларыма, тамашачыма, - диде Сәйдә.

Ахырда экранда шигырь юлы пәйда булды:

«Галәм бик керләнде бу ара.

Моңланыйм бер туган телемдә.

Тукталыр афәтләр, ышанам,

Мәхәббәт булганда кешедә».

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

СМИ: Беременная девушка пострадала в аварии на юго-востоке Москвы

«Мтавари»: Грузия решила восстановить дипломатические отношения с Россией

Американец в России: СССР глазами профессора Томаса Хаммонда

Mtavari Arkhi заявил о работе Грузии по восстановлению дипломатических отношений с Россией

Музыкальные новости

В Санкт-Петербурге прошел Кубок ПМЭФ по конкуру

Америкой и Европой сенсационно управляет Гольфстрим. Научная сенсация!

Свыше половины российских работодателей поощряют трудоголизм

Захарова: армянам - нота, апшеронцам – «да»

Новости России

Найден материал на господина Шойгу? Ждем следующих генералов "на выход"

ЧЕЧНЯ. В Москве прошла рабочая встреча Магомеда Даудова с Юнус-Беком Евкуровым

СМИ: Беременная девушка пострадала в аварии на юго-востоке Москвы

Американец в России: СССР глазами профессора Томаса Хаммонда

Экология в России и мире

Финансовый эксперт Светлана Петрова: как совместить бизнес и семью

Пегас сделал важное заявление о будущих турах на предстоящий зимний сезон

Уход за кожей летом: мнение эксперта

Производители кроссовок New Balance и Under Armour подали около 1000 исков к российским продавцам

Спорт в России и мире

Тарпищев о Медведеве и Рублеве: без травм сыграют в Париже лучше, чем в Токио

Касаткина опустилась в рейтинге WTA, Андреева впервые вошла в топ-25

В России заговорили о Елене Рыбакиной после смены теннисисткой гражданства

Сафиуллин не смог пробиться во второй круг турнира ATP в Штутгарте

Moscow.media

Быстро как. У хуситов появилась гиперзвуковая "Палестина". Наши подвезли?

Моя кошка Валлетта

Каршеринг BelkaCar запустил летний спецпроект «Умные путешествия»

Американский инсулин “Хумалог” больше не будут поставлять в РФ











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Mtavari Arkhi заявил о работе Грузии по восстановлению дипломатических отношений с Россией

Американец в России: СССР глазами профессора Томаса Хаммонда

Дачников предупредили об опасности шершней и ос

Начался новый контрнаступ — в тылу России. Последняя надежда гегемона. На кого сделали ставку?