Татарстанның танылган җырчысы Марат Яруллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан гаилә һәм мәхәббәт турында сорады.
Читать дальше...Татарстаннан Ленар Гәрәев хәрби хезмәтнең авыр юлын сайлаган. Махсус операциядә катнашып, хәрби үз бурычын намус белән үтәгән. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән, ул «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.
Мәскәүдә әби белән әни кешене уллары үтергән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Читать дальше...
Мөнир Рахмаев белән хатыны Илсөяр социаль челтәрдәге сәхифәсен карап баручыларга яңа фотосессиядән фотолар күрсәтте. Мөнир бераз тыйнаграк фото куйса, хатыны игътибар җәлеп итә торган сурәт сайлаган.
Читать дальше...22 апрель – большевиклар партиясен оештыручы, Совет дәүләтенә нигез салучы, бөек юлбашчы булып саналган, татарда «Ленин бабай» дип аталган Владимир Ульянов-Ленинның туган көне. Шул уңайдан, Ленинга кагылышлы булган бер яңалык белән уртаклашабыз.
Башкортстанда егетне һәм аның сөйгән кызын вәхшиләрчә кыйнаганнар. Җинаятьчеләрне полиция эзли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Читать дальше...
Октябрь аенда «Яшь ленинчы» газетасы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы бер гасырлык тарихның бер чорын – Роза Туфитуллова җитәкчелек иткән чорын – татар язучылары Язучылар берлегенең Тукай клубына җыелып искә алды. Бөтен шартын китереп – кызыл галстуклар белән.
Читать дальше...
Җырчы Гүзәл Идрисова-Баһ социаль челтәрдәге сәхифәсендә кече туганы Сөмбелгә ярдәм итүләрен сорый.
Читать дальше...
23 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән көчле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр, көндез 23 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +23..+28˚, көнбатыш районнарда +17..+22˚ градус.
Читать дальше...
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина «Яңа татар җыры – IV» бәйгесендә «Яралы язмышлар» җырының премьерасын тәкъдим иткән.
Читать дальше...«Мәгариф» журналы укытучылар белән «Бердәм дәүләт имтиханында яңалыклар һәм аның укучы тормышына тәэсире» дигән түгәрәк өстәл оештырды. БДИга кайчан әзерләнә башларга? Репетиторлар кирәкме? Видеокүзәтүдән куркыргамы? «Интертат» очрашуда яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.
Җырчы, алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов социаль челтәрләрдә начар хәбәр җиткерә. Бүген төнлә Әтнә авылы Ары авылы клубы янып, көлгә әверелгән. Җырчы әлеге урынның үзе өчен нигә кадерле булуы хакында да сөйли.
Читать дальше...
Меңләгән туристларны акчасыз һәм ялсыз калдырып, федераль эзләүгә бирелгән блогер Илүсә Фәләхова – Миңнегалиева яңадан турлар сата башлаган. Илүсә турларны алданган туристларга акчаларын кире кайтару урынына тәкъдим итә. Аны сатып алучыларга чит илгә самолет билетлары һәм Мәскәүгә кадәр трансфер өчен генә түлисе булачак. Сторисларыннан аңлашылганча, калган чыгымнарны Илүсә һәм аны ире үз өстенә алырга җыена, күрәсең. Блогер туристларны үзләренең блогы өчен төшермәячәген дә искәрткән.
Читать дальше...
«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында зиратка бару белән бәйле кайбер мәсьәләләргә аңлатма бирәләр.
Читать дальше...
Казанда җиңел машина күлгә төшеп киткән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
Читать дальше...
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева театр сәхнәсенә чыккан иң кечкенә сабыйларны күрсәтә. Алар: аның улы – 2 яшь тә 7 айлык Айхан һәм актерлар Алинә һәм Алмаз Гәрәевларның 1 яшь тә 2 айлык кызлары Зөләйха. Артисттан артист тумый кем тусын, диярсең – «Зәңгәр шәл» спектаклендә шушы кечкенә сабыйлар да рольгә кереп, күмәк күренешләрдә тыпырдап бииләр.
Читать дальше...
Якын арада 3 губернатор отставкага китәргә мөмкин. Төбәк башлыкларының югары – федераль дәрәҗәгә билгеләнүе, һәм, киресенчә, федераль түрәләрнең губернатор вазифаларына билгеләнүе дә ихтимал. Бу хакта Президент администрациясендәге чыганагына сылтама белән «Ведомости» газетасы яза.
Читать дальше...
Волгоград табиблары 46 яшьлек хатын-кызның гомерен саклап калу өчен тырыша. Аны күршесе яндырып үтерә язган. Фаҗига шашлык аркасында килеп чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Читать дальше...
– Исәнмесез, доктор!
– Керегез, тыңлыйм.
– Карагыз әле, доктор, әгәр дә кичен ныгытып нәрсә булса да ашасагыз, төнлә менә бу төшегездә таяк тыккан кебек тоелмыймы, сару кайнау башланмыймы?
– Юк... Соңгы вакытларда андый хәлнең булганын хәтерләмим дә…
– Ә менә күбрәк аракы эчеп җибәрсәгез яки тозлаган балык ашаган чакта аягыгыз шешкәләмиме? Подагра, дим, буыннар сызламыймы?
– Тфү-тфү, күптән андый нәрсәләр белән шаярганым юк!
– Яхшы. Доктор, менә... Читать дальше...
Татарстанның танылган җырчысы Марат Яруллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова бәхет һәм популярлык турында сүз кузгатты.
Читать дальше...Татарстан Югары суды Тукай районында тимер юлда диверсиядә гаепләнгән яшүсмерләрнең якыннарын һәм опекуннарын тыңлады. Яшүсмерләрнең ни өчен җинаять эшенә баруы – «Татар-информ» репортажында.