Русия президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы буларак бишенче мөддәтен башлап җибәргәннән соң икенче көнне үк - 8 майда тарихи мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады.
Концерт җирле вакыт белән кичке алтыда Ленин исемендәге мәйданда башланырга тиеш булган.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та мәгълүматны раслады. "Бүген 13.00 сәгатьтә (Татарстан вакыты белән көндезге унбердә - ред.) Салават шәһәренең сәнәгать зонасына пилотсыз очкыч һөҗүм итте, шуннан соң "Газпром нефтехим Салават" оешмасы корылмаларының берсе тирәсендә төтен чыкты", диде ул.
"Русия глобаль бәрелешне булдырмас өчен барысын да эшләячәк, әмма шул ук вакытта беркемгә безгә янарга юл куймаячакбыз. Безнең стратегик көчләр һәрчак сугышчан әзерлектә", диде Путин.