Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.
Аны Гарәп илләренең татар альянсы оешмасы канаты астында оештырганнар. Согуд Гәрәбстанында рәсми теркәлгән оешма булмаса да, авыз ачу мәҗлесенә 45 татар җыелган.
Бүгенгә Русия төбәкләре һәм БДБ илләрендә 13 үзәк эшли.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Владислав Даванков Владимир Путинны Лондонда, Һаагада, Вильнюста, Копенһагенда, Варшауда, Праһада, Братиславада, Будапештта, Загребта, Мадрид һәм Барселонада, Ереванда, Иерусалимда һәм Һайфада, Подгорицада узып киткән.
Аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.
Эш материалларыннан күренгәнчә, ул "Фирма Мир" тукталышында торган чакта "Мир" сәүдә үзәге бинасына буяу белән язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.
Аяз Гыйлеҗевның "Берәү" повестен төрек теленә язучы, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән. Китап Төркиядә сатуга чыккан. Сатылып бетүгә карап әсәр тагын бастырылачак.
"Без әле беркайчан да Конституция стандартларына бу кадәр туры килми торган президент кампаниясен күрмәдек", дип искәртә белгечләр.
Навальныйның үлемен ул "күңелсез вакыйга" диде һәм аны чынлап та алмашу турында сөйләшүләрен әйтте. Тик Русиягә кире кайтмасын дигән шарт булган. Путин Навальныйны фамилиясе белән ул үлгәннән соң гына атады дип искәртелсә дә, аны 2013 елда, исән чагында да бер тапкыр исеме белән атаган булган.
"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Русия президенты өчен тавыш бирүләр вакытында Русиянең 21 шәһәрендә йөздән артык кеше тоткарланган. Иң күп тоткарланучылар — Казанда, кимендә 28 кеше диелә. Уфада 1 кешене тоткарлаганнар, Булат Халиков бюллетень тартмасына Навальный фотосын салмакчы булган.
Татарстанда Русия президентын сайлау көчле репрессив чаралар белән узды: илдә иң күп тоткарлаулар Казанга туры килде.