Казан хакимияте "Ринат Закиров, кит" пикетына рөхсәт бирмәгән
"Азатлык" татар яшьләре берлеге 18 декабрьдә "Ринат Закиров, кит" дип аталган пикет уздырырга җыенуы турында Казан башкрама комитетына белдергән. Ләкин мэрия хатны кире каккан.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге 18 декабрьдә "Ринат Закиров, кит" дип аталган пикет уздырырга җыенуы турында Казан башкрама комитетына белдергән. Ләкин мэрия хатны кире каккан.
Татарстан Дәүләт шурасы комитеты Калуга өлкәсе депутатларының 11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле дата дип билгеләү турындагы мөрәҗәгатен хупламады.
12 декабрь Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең йомгаклау өлеше үтте. Өченче турга узган 21 халык театрына төрле номинациядә бүләкләр тапшырылды. Гран-прига лаек булган Актаныш районы Киров авылы халык театры Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектаклен күрсәтте.
Twitter "Ачык Русия" битен тәүлек эчендә ябып куймаса, үзе дә Русиядә томаланырга мөмкин. Бу хакта Роскомнадзор кисәткән.
12 декабрь Киевта узган матбугат очрашуында Украинадагы Кырым прокуратурасының баш прокуроры Гюндуз Мамедов Кырымдагы югары даирә җитәкчеләр, депутатлар өстеннән ачылган йөзгә якын җинаять эшенең мәхкәмәгә юлланганын белдерде.
Татар теленә һөҗүм - соңгы елда Мәскәү ягыннан беренче генә һөҗүм түгел.
2018 елның мартында булачак президент сайлауда халыкның катнашу дәрәҗәсе бик түбән булырга мөмкин. Сораштыруда катнашканнарның 58 проценты гына сайлау бүлгеләренә барачакларын белдергән.
Мостай Кәримнең "Беҙҙең өйҙөң йәме" әсәренә фильм төшерү өчен Русия мәдәният министрлыгы 90 млн сум акча бүлгән. Фильмны киләсе елда төшерә башлаячаклар, аның режиссеры танылган актер һәм алып баручы Александр Галибин булачак.
Язучы, журналист Шамил Идиятуллин советлар чорындагы Чаллы шәһәре турында язган "Город Брежнев" китабы өчен "Большая книга" бәйгесендә өченче дәрәҗә лауреат булды.
"Артдокфест" фестивалендә күрсәтүдән тыелган кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев турындагы "Мостафа" документаль фильмы интернетка куелды.
Мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыру сурәтендә татарлар үз телен саклап калу өчен нишли ала? Европадагы азчылыкка да телнең кулланылышын алга җибәрү өчен шактый тир түгәргә туры килгән.