Сугыш елларында торф чыгарган татар кызларының тырышлыгы ни өчен күләгәдә калды?
Тылда эшче көчләр җитешмәүдән интеккән, берне икегә, икене дүрткә бүләрдәй булып йөргән авыр көннәрдә Татарстан үзенең меңнәрчә хатын-кызларын Мәскәү янындагы Шатура кырларына торф чыгарырга җибәрә. Торф чыгару чын мәгънәсендә икенче фронтка әйләнә. Шатура торфы Мәскәү шәһәрендәге һәм өлкәсендәге сугыш кораллары ясый торган заводларны, электр станцияләрен эшләтүгә, торак йортларны җылытуга китә. Шунысын искәртик, татар кызлары чыгарган торфның урман-кырлар географиясе киңәйгәннән-киңәя бара. Бу турыда радиодан ясаган чыгышларымнан соң... Читать дальше...