Ульяновск өлкәсендә «Дин дәресләре мәктәбе» үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында тәүге адымнарын ясаган «Дин дәресләре мәктәбе» үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә өч еллык курсларны 339 шәкерт тәмамлаган. Юбилей уңаеннан Татар мәдәният үзәгенә «Дин дәресләре мәктәбе»н тәмамлаган шәкертләр, мөгаллимәләр, дин әһелләре, мөфтият һәм автономия җитәкчеләре җыелган иде. Иң әүвәл өч еллык курсларны ачып, бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек итүче мөгаллимә Асия хаҗия Мөлекова башкарган эшләре һәм ирешкән уңышлары хакында сөйләде. БУ турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Халыкның дини белемгә сусавы бик сизелә. Безнең мәктәпкә өлкәнең Иске Майна, Чардаклы, Ульяновск, Чынлы, Сенгилей, Майна районнарыннан йөреп белем алалар. Шунысы аеруча сөендерә: тырыш, булдыклы шәкертләребез өлкә мәчет-мәдрәсәләрендә үзләре дә дин сабаклары бирә башлады», — диде «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия. Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин Асия хаҗия Мөлекованың динебез үсешенә багышлаган эшчәнлеген югары бәяләде. «Бүген дөньяви һәм дини тормышны бергә үреп барганда гына, халкыбызны милләт буларак саклап калырга мөмкин. Шул максаттан чыгып, 2019 елда өлкә автономиясе һәм региональ диния нәзарәте үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр. Татарстан үрнәгендә безнең өлкә мәчетләрендә дә татар теле дәресләре оештырылды, анда яшьләр һәм балалар бик теләп йөриләр», — диде Татар автономиясе рәисе РамисСафин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Сенгилее

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Ульяновской области
Экология в Ульяновской области
Спорт в Ульяновской области
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Сенгилее и Ульяновской области

Rss.plus