«Бер дә зарланмады». Әти-әнисе дәваламагач, үсмер бала үлә язган

Самара өлкәсендә 13 яшьлек Даша (исем үзгәртелә) 60 яшьлек әтисе Михаил һәм 55 яшьлек әнисе Марина белән яши. Дашаны әнисе соң гына тапкан, ул баланы теләмичә генә тудырган. Шуңа күрә әти белән әни кеше бала белән артык азапланмый, аны тәрбияләп тә маташмый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Даша авырып хастаханәгә эләккәч, аның тормышы белән полиция дә кызыксына башлый, җинаять эше ачыла. «Дашаны биш ел беләм, ул бик тырыш, гаиләсе генә начар. Бала гел ач, тәрбия дә күрми», — ди музыка укытучысы. Бала музыка мәктәбендә түләүсез шөгыльләнә, өйдә иске пианиносы да бар. Ноябрьдә укытучы Дашаның хәлсез булуын күрә, балада температура була. Укытучы баланың анасына хәбәр итә, тик әни кеше парацетомол бирү белән генә чикләнә. Даша берничә көн авырый, температурасы 39 градус була. Шуннан соң укытучы ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар фатирга килгәч, ишекне Даша үзе ача. Ул табибларны инвалид әтисе ята торган бүлмәгә кертә, бу вакытта исерек әнисе шкаф артында йоклый. Баланы хастаханәгә алып киткәч кенә, әни кеше дә йокысыннан уяна. «Фатирда пычрак, антисанитария шартлары була. Бала авырый, температурасы югары, тамагы авырта. Ул парацетомол белән генә дәваланган. Көн буена ике тавык канаты ашаган, өйдә башка ризык юк. Без аны хастаханәгә алып киттек», — ди фельдшер. Балада кискен бронхит булуы ачыклана, аны әти-әнисе янында калдыру да куркыныч дип табалар. Шуннан соң әти белән әнигә карата «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Дашаның әти-әнисе алкоголизмнан дәвалануы билгеле. 2018 елда әтисенә инсульт була, ул инвалид кала, бер кулы гына эшли. Ята торган авыру атаны да Даша карый. Әнисе исә көннәр буе эштә була. Кыз ашарга да үзе пешерә, кер юа, әтисен юындыра һәм кырындыра. Даша да, аның туганнары да бу хәлне гадәти дип кабул итә. Тикшерүчеләр исә башкача уйлый. Бала бер ай чамасы авырый, ләкин әти-әнисе аны дәваламый, укуда да ярдәм итми. Дистанцион укуга күчкәч, Дашаның телефонында интернет эшләмәве ачыклана, компьютеры да булмый. Кыз иптәшләре белән сөйләшеп, алар ярдәмендә укый. Гаиләнең айлык кереме 30 мең сум чамасы була, тик алар ит тә алмый. Ә аракыга һәрвакыт акча табыла.  Даша ике атна хастаханәдә ята, аннары аны реабилитация үзәгенә җибәрәләр. Бала өйгә кайтасы килә, ул бар да яхшы, әти-әнисе аны кайгырта дип саный. Ләкин аны гаиләгә кире кайтару мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Самаре

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Самары
Экология в Самарской области
Спорт в Самарской области
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Самаре и Самарской области

Rss.plus