Сафаҗәйдә ислам мәдәнияте нигезләре буенча олимпиада уза
(Сафаҗәй, 27 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бүген Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында ислам мәдәнияте нигезләре буенча III төбәкара олимпиада үткәрелә.
Олимпиада 3-5 сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Катнашучылар — Түбән Новгород, Пенза, Самара өлкәсе, Мордовия һәм Чуаш Республикалары вәкилләре.
Олимпиаданың төп координаторы Наил хәзрәт Җамалетдинов катнашучыларга олимпиада гадел үтәчәк дип вәгъдә бирде. «Мин хөкемдарларның гадел эшләүләренә ышанам. Чөнки гаделлек — ул исламның таҗы», — диде ул.
Ачылу тантанасы да дога белән башланып китте.
Хөкемдарлар — Россия ислам университетының чыгарылыш укучылары.