Бауман урамындагы җир асты юлында 43 яшьлек Альберт Миңнуллинның гармунын яңартканнар. Бу хакта «ВКонтакте» сәхифәсендә продюсер Җәүдәт Гыйльманов хәбәр итә.
– Егетеләр, булдырдык бит! Молодец, Альберт! Уйна, татар халкын шатландыр! Рөстәм Сәрвәровка, Расихка рәхмәт. Гармунны ремонтлап бирделәр. Очрашуларга кадәр, ярыймы, сау бул, – ди Җәүдәт Гыйльманов.
– Рәхмәтемне Рөстәм абый Сәрвәровка һәм гармун төзәтүче Расихка белдермәкче булам. Чөнки алар миңа булыштылар, гармунны ясап бирделәр. Бик зур рәхмәт аларга, – ди Альберт Миңнуллин.