Мы в Telegram
Добавить новость

«Немецларның «Тигр»лары безнең мунча кадәр булгандыр!» — «Безнең Чирмешән»

«Немецларның «Тигр»лары безнең мунча кадәр булгандыр!» — «Безнең Чирмешән»

«Мир наизнанку» телетапшыруын яратып карыйм. Берсендә аның алып баручысы 90 яшьлек пакыстанлының утын ярып йөрүен шаккатып сөйли. Исең киткән икән, мин әйтәм, син безнең Югары Чегодайдан 95 яшьлек ветеран, фронтовик Габделхак бабайны килеп күр!

…Без килгәндә 95 яшьлек бабаебызның йортлары каршында, урам аша каршы бакчаларында, һич ялгансыз, чаж-чож нидер эшләп йөрүе иде, дип яза « Безнең Чирмешән » газетасы.

«Көздән бакчада кырмавык (тигәнәк) калган. Шуларны йолыккаларга чыктым», — ди Габделхак бабай.

Күз генә тимәсен, исәнлекле ул. Дөрес, хәтере барыбер бирешә төшкән икән, шуның өчен элеккеге елларда сөйләгәннәрен дә искә төшергәләп язам. «Авылда радио-фәлән юк иде, шулай истә калган. Сугыш хакында кешеләрдән ишетеп белдем. Анда киткәнче колхозда төрле эшләрдә эшләдем», — дип сүзне башлады урамнан кереп, орденлы, медальле пиджәген киеп җибәргән фронтовик бабай.

Үзе сөйләве буенча, ул 18 яшендә, 1943 елның гыйнварында фронтка алына. Әтисе белән әнисе улларын елга буена төшеп озатып калалар Бу көнне авылдан өчәү — Әхмәт Назыйров, Әбелгата Шәмгунов һәм ул чыгып китәләр. Әхмәтнең әтисе аларны Нурлатка илтә. Юлда бер авылга кереп куналар.

«1923 елгы абыем Сабирҗан ул вакытта сугышта иде инде. 1942 дә китте, соңрак үлүе хакында хәбәр килгән. Яраланып, гомере госпитальдә өзелгән. (Габделхак сугыштан соң абыйсының Ленинград янындагы туганнар каберлегенә җирләнгән урынына балалары белән ике тапкыр барып кайта). Әтине сугышка алмадылар, ул Ленин бабайдан ике яшькә генә кече иде», — ди Габделхак бабай.  «Нурлатта берничә көн тордык. Кеше искиткеч күп иде, эшелон начальнигы үзе янына утыртты. Шуннан Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Поезд белән 20 тәүлек бардык, Мацеевка (?) дигән станциягә кадәр, товарный вагонда. Аннан-моннан ашаттылар бугай инде. Юлда бетләп беттек. Әллә нинди әрсез, усал малайлар бар бит. Болар бетләрне шырпы кабына салганнар да, эшелон начальнигының кулына илтеп тоттырганнар. Шунда эшелон начальнигы алдан шалтыратып заказ биргән бугай, бер станциядә туктатып, безне мунча керттеләр», — дип искә ала Габделхак Җиһаншин.

Ерак Көнчыгышта нишләттеләр?

Нәрсә инде, солдатның билгеле, өч ай сугышырга өйрәттеләр, винтовка, корал тотарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәндек. Байкал күле буенда, Даурия дип аталучы урын. Чик буеннан ук японнар күренеп тора иде. Тау да тау, тау да таш, ары кеше яшәми, диделәр. 20-30 метр озынлыкта казылган землянка-казармаларда тордык, тәрәзәләре җир белән тигез иде. Хәрби кием бирделәр — фуфайка, аның мамыгы юк, эче, тышы бер, салкын. Син авыл малае, ул вакытта русчаң ничек?

Сугышка кадәр авылда, аннан Түбән Чегодай мәктәбендә 7 класска кадәр укыдым, сөйләшерлек, аңлашырлык русчам булгандыр инде.

Ашату?

Такы-токырак, тәүлегенә 750 грамм ипи бирәләр иде. Кыргый суган ашадык.

Шуннан соң Габделхакларны янә Көнбатышка алып китәләр.

«Барганда 20 тәүлек барсак, сугышка дигәч, 10 тәүлектә үк кайтарып җиткерделәр. Карелия фронтына эләктем, 1944 елның 10 июнендә Финляндиядә сугышка кердек». Салкын яклармы?

Салкын да, җылы да түгел — дымлы, сазлыклы. Матур яклар димәс идем, безнең табигатькә җитми инде.

1944 елның 14 июнендә 18 яшьлек Габделхак яралана.

«Мина кыйпылчыгы кулдан кереп, чыгып та китте, бер шартлау, тәндә башка ерткаланган урыннар да бар иде. Агач төбендә ята идем, бер рус егете килеп ярамны бәйләде. Аннан кача-поса артка чигенеп, госпитальгә эләктем, әле дә хәтердә — „ГЛР — госпиталь легкораненных номер 1114“. Анда 20 көн яттым. Шуннан соң, бәхетемә, атакаларга барырга туры килмәде. Элемтәче булып хезмәт иттем. Батальон штабы начальнигы һәр көнне отчет төзи иде. Мин шушы пакетны, документларны полк штабына илтергә тиеш. Төнлә генә йөрергә туры килә, көндез куркыныч: аталар, снайперлар да бар. Шулай берсендә Борисов фамилияле иптәшем белән барабыз. Мин 5-6 метр арттарак. Мина шартлады, алдагы иптәшемнең башы яраланды, кыйпылчык кулларын өзеп ташлады. Шуннан санитарлар килде, ул үлде бугай, мин исән калдым». 

Немецларны әсир иткәнеңне дә сөйлә инде.

Документлар илткәндә каршыбызга берничә немец килеп чыкты. Җиңелүләрен сизеп булса кирәк, безгә әсирлеккә үзләре бирелделәр. Аларны штабка илтеп тапшырдык.

Коралыгыз — винтовкамы?

ППШ автоматы — Шпагин пистолет-пулеметы — анысы бик авыр, аннан ППС — Судаев пистолет-пулеметы чыкты — анысы җиңел. (Бабай шулай коралларның төгәл модельләрен атап сөйли). Ә немецларның кораллары ничек истә калган?

Алты көпшәле минометлары гына ни тора! Бик әшәке, куркыныч нәрсә. Сугыш ахырында Ленинград-Рига юлында калган «Тигр» танкларын да күрдем, эчен дә карап чыктым, зур техника, шәт безнең мунча кадәр үк булгандыр.

Сугыш бетү дигәннән, кайда ишеттегез бу хәбәрне?

Һөҗүмгә әмер көтеп окопта ята идек, Латвия кырында. 400-500 метрлап ераклыктагы немец окопларыннан безнең самолетларга ут ачтылар. Аннан кинәт кенә туктап калдылар. Немецлар тыз-быз йөренә башлады. Җиңелүләре хакында ишеткәннәр булса кирәк. Безгә дә сугыш бетүе хакында әйттеләр. Шатландык инде, как же! Ике көн йөзәр грамм аракы бирделәр, «юдык». Исән калдык бит!

III нче дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен» медале — бик дәрәҗәле хәрби бүләкләр бит. Аларны нәрсә өчен бирделәр?

Менә анысын төгәл хәтерләмим.

Сугыш беткәч, рядовой составны демобилизациялиләр, сержант составын тагын хезмәт итәргә калдыралар. Кече сержант Хәмзин (ул вакытта Габделхак шушы фамилия белән йөри) шулай итеп туган авылына 1950 елда гына кайта. "Шентала станциясендә төшкәч, торф чыгарырга китүче авыл кызларын очратуым истә. Җәяүләп Чирмешәнгә юл тоттым, бер атка атланган, икенчесен җитәкләгән бер егет куып җитте. Ул абыйсын армиягә озатып кайтучы, кайсыдыр Элмәле егете булып чыкты. Икенче атка мин атландым, шулай Чирмешәнгә кадәр кайттым. Аннан авылга җәяүләп атладым", - дип искә ала ул.

Сугыштан соң Габделхак хисапчы, аннан берничә ел комбайнчы булып эшли. Фронтовикны склад мөдире итеп тә куялар, пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куя ул. Алар, хатыны мәрхүмә Рәисә апа белән, дүрт бала үстерәләр, бабай бүген кызы Рәшидә, кияве Харис тәрбиясендә яши.

«Чапаев киносын карарга ярата идем, хәзер күрсәтми башладылар», — дип тә зарланып алды сугышны үткән ветеран.

Кызы Рәшидә әтисе турында:

«Ул гомере буе җәяү йөрде, әнә сугышта да, элемтәче булгач, җәяү йөргән, исәнлеге шуңадыр да. Аның сугыштан язган өчпочмаклы бер хатын да бик кадерләп саклыйбыз", - ди. 95 яшьлек Габделхак абый «Безнең Чирмешән» район газетасының апрель аендагы 90 еллык юбилеена килгән иде. Ул хәтта район газетасыннан да биш яшькә өлкән кеше, «аяклы тарих»!

Бүген районыбызда дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау:

Әккәрәйдән Павел Николаевич Борисов, 1927 елгы; Лашман авылыннан Габдулла Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, аңа 96 яшь тулачак; Чирмешәннән Александр Васильевич Чупахин — 96 яшьтә; Югары Чегодайдан Габделхак Җиһанша улы Җиһаншин — 1925 елгы.

Районда 139 тыл ветераны яши, ветераннарның тол калган хатыннары — 48 кеше.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Петрозаводске, в Карелии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Петрозаводске

Ria.city

Чтобы муж не скучал, даю ему каждый день задания. Зато декор для дома не покупаем, а делаем сами

Переулок в Петрозаводске перекроют из-за прокладки труб

Полицейские гонялись по всему Петрозаводску за мотоциклистом

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

Музыкальные новости

Пашинян подготовил "подарок" Путину к его инаугурации. Запад будет доволен

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

Уголовное дело против известного российского политолога Михаила Александрова является фальсификацией бакинского режима

Электрокроссовер Voyah Free получил новую версию для России. Ее представили в Москве

Новости Петрозаводска

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

В СКА рассказали, почему не стали продолжать сотрудничество со «СКА-Карелией» в МХЛ

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга

Экология в Карелии

ЗЕЛЕНЬ для здоровья мужчин и женщин: советы аюрведы

Чтобы кости были крепкими: 10 продуктов, богатых кальцием, которые нужно добавить в рацион

"Чек Индекс": Продажи новых марок одежды и обуви выросли за год в России на 10 проц

Чем перекусить без вреда для здоровья и фигуры?

Спорт в Карелии

Андреева обыграла Паолини и вышла в 1/4 финала турнира WTA в Мадриде

Рыбакина узнала неприятную новость перед "казахстанским дерби"

16-летняя теннисистка Андреева обновила рекорд турниров WTA-1000

Медведев обыграл Бублика и вышел в четвертьфинал "Мастерса" в Мадриде

Moscow.media

"Банда четырех" против демократии

Мрамор XXX. Пан и нимфа

МИД Таджикистана вручил протестную ноту российскому послу

Ученые обнаружили ранний признак рассеянного склероза











Топ новостей на этот час в Петрозаводске и Карелии

Rss.plus






Псковские гимнастки будут представлять СЗФО на Спартакиаде

Горы сваленного за зиму грязного снега все еще уродуют Петрозаводск

Чтобы муж не скучал, даю ему каждый день задания. Зато декор для дома не покупаем, а делаем сами

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга