Казанда 30 августта кая барырга: бәйрәм программасы

10.00 – «УРАМ» экстрим-паркында музыка фестивале башлана. Җырчы Defne, URTIC электрон дуэты һәм K3DERT триосы чыгыш ясый.

10.00 – Казан Кремлендә Туп сараенда «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале башлана. Noqta, Ыспай Бит, Айрат, АлияНур, МС Каршы, K3DERT, Elina, Tubatay Beats, Zarina, Ilgiz һәм Malsi Music чыгыш ясый.

11.00 – 16:00 – Игенчеләр сарае каршында «Ике Кремль» халыкара мотофестивале башлана.

11.00 – «Елмай» балалар паркында «ТауФест» гаилә китап фестивале башлана.

11.00 – Камал театрының элекке бинасы янында (Татарстан урамы, 1 йорт) «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-бәйрәме. Чарада Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Мордовия республикаларыннан, Ульяновск, Сарама, Саратов һәм Пермь өлкәләреннән гармунчылар катнаша. Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Илназ Баһ һәм Ришат Фазлыйәхмәтов чыгышы көтелә.

12:00 – Иске Татар бистәсендә, Кабан күле яр буенча «Милли кием» фестивале башлана.

13:00 – Камал театрының элекке бинасы (Татарстан урамы, 1 йорт) янында гармунчылар чыгышыннан соң, «Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты фестивале финалистлары чыгыш ясый.

14:00 – Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» татар җыр-бию фестивале башлана.

14:00 – Казан ипподромында ат спорты бәйрәме узачак. Шулай ук Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева, Татарстан дәүләт камера хоры чыгышы көтелә. Анда чаралар 21:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

20:00 – Игенчеләр сарае янында «Казан көзе» опера фестивале башлана.

16:00 – «Казан» Гаилә үзәге каршында бәйрәм концерты. Монда Марина Карпова, Алинә Шәрипҗанова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дмитрий Железнов капелласы, Аили, «Виллер Продакшн» лейблы артистлары һәм Defne чыгыш ясый. 19:00 сәгатьтән соң Хор Турецкого, Татьяна Буланова чыгышы көтелә.

22:00 – Казансу елгасы акваториясендә бәйрәм салюты була. Салют карау өчен иң яхшы урыннар – Казансу елгасы яр буе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus