Другие новости Перми и Пермского края на этот час

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында зур программа белән чыгыш ясый

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында чыгыш ясый. «11-18 июнь көннәрендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле „Мирас“ концерт программасы белән Ханты-Манси автономияле округында чыгыш ясый. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының ил күләмендәге гастроль-концерт планы нигезендә „Без — Россия“ федераль программасы кысаларында үтә», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге. Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Төмән халкына 11 июнь көнне XX гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтелгән. Бу — ансамбльнең Казан, Мәскәү, Владимир, Чабаксар, Пермь, Свердловск һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уңышлы куелган премьерасы. Бүген коллектив Когалым шәһәрендә, иртәгә Покачида чыгыш ясый. Концерт чыгышларыннан тыш, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Покачи шәһәрендә балалар һәм зурлар өчен мастер-класс үткәрәчәк. «Без һәрвакыт милли сәнгатькә кызыксынуы булган хезмәттәшләребез белән профессиональ осталыгыбызны уртаклашабыз», — дип ассызыклый Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков. 17 июньдә концерт Нижневартовскта узачак. Ансамбль Төмән, Когалым, Нижневартовск кебек шәһәрләрдә чыгыш ясау өчен автобуста 5 мең километрдан артык юл уза.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus