Елгадагы көчле агымга эләккән дус кызларын коткарганда үсмер малайлар батып үлгән

9 июньдә кичке якта Пермь өлкәсенең Коса авылында Кордон елгасында 2004 һәм 2005 елда туган ике малай батып үлгән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

15 яшьлек үсмернең дуслары социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашалар. Бу турыда « Комсомольская правда» сайты язды.

«Фәрештә, тыныч йокла», — дип язган бер кыз.

Фаҗига булган көнне урамда 30 градус эссе тора. 15-16 яшьлек сигез үсмер елгага су коенырга бара.

«Безнең бистәдә ике комлык бар. Алар икесе дә рәсми түгел, анда коткаручылар да юк. Кешеләр анда су коенырга, балык тотарга бара. Елгада агым бик көчле, андагы агымга эләксә, олы кешегә дә чыгу кыен», — дип сөйли авыл халкы.

Үсмерләр суга керәләр, ләкин аларны агым алып китә. Бер кыз бата башлый, үсмерләрнең берсе моны күрә һәм коткарырга ашыга. Кыз исән кала, үсмер батып үлә. Тагын бер 15 яшьлек малай батып үлә. Үсмерләр ярга чыккач, батучы малайларга ботаклар сузып карыйлар, тик ярдәм итә алмыйлар. Аларны агым алып китә. «Бүген минем дустым үлде. Ул бик күңелле кеше иде. Минем якын кешем иде», — дип яза бу төркемдә булган икенче бер малай.

Кечкенә авыл өчен бу бик зур фаҗига. Алар барысы да бик кайгырыша. Малайларның берсенең мәетен әле дә тапмаганнар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Перми
Экология в Пермском крае
Спорт в Пермском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus