Пенза татарлары «Тургай» балалар музыкаль бәйгесенә гаризалар кабул итүне төгәлли
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Пенза татарлары үткәрә торган «Тургай» өлкә фольклор балалар музыка бәйгесе бүген конкурста катнашучылардан гаризалар кабул итүне төгәлли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Тургай» татар бәйгесе Пенза өлкәсендә 2018 елдан башлап үткәрелә. Бәйгенең максаты - баланың иҗади шәхесен үстерү, татар милли мәдәниятенә, татар халык традицияләренә, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. Традицион чараны Пенза өлкәсе татарлары милли – мәдәни автономиясе оештыра. Бәйгедә татар балалар фольклор һәм хореография ансамбльләре, солистлар һәм инструменталистлар катнаша ала. Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Иң яхшы номерлар гала-концертта катнашу өчен жюри тарафыннан сайлап алыначак.