Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеена әзерләнә
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеена әзерләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм тантанасы 25 февральдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар театрында узачак.
Чарада өлкәнең татар хәрәкәтендә актив катнашучыларын бүләкләү дә каралган. Бәйрәмдә тәбрикләүләр концерт номерлары белән үрелеп барачак.
Катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары 26 февральдә тарихи Татар Каргалысы авылына барачак.