Татарстанда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм яна башлаган
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авария бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Казан – Оренбург трассасында булган. «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм яна да башлаган. Шаһитлар машина йөртүчене салоннан чыгарган. «Ир-ат аңын югалткан иде. Без шунда ук ашыгыч ярдәм чакырттык. Табиблар аны хастаханәгә алып китте», - диде алар.