Башкортстанда 19 ел элек кыз баланы вәхшиләрчә үтергән кешене тапканнар

Башкортстанда 45 яшьлек Евгений Петровка карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәрендә яшәүче бу кеше көчләү һәм үтерү маддәләре буенча гаепләнә. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте. 19 ел элек Башкортстанның Дуван районында 16 яшьлек кыз бала мәете табыла. Аны үләр алдыннан көчләгәннәр, аннары мәетне урманда ташлап калдырганнар. Үтерүче-педофилны кайнар эздән таба алмыйлар. 2020 елда гына, узган еллардагы җинаятьләрне тикшерү буенча эш вакытында, кабат шаһитларны һәм мәрхүмәнең туганнарын сораштыралар, җинаять эше материалларын җентекләп тикшерәләр. Башкортстан тикшерүчеләре ун үтерүдән торган сериягә игътибар итә. Свердловск өлкәсендә 1998-2003 елларда көчләү һәм үтерү, ике тапкыр үтерергә маташу очракларыннан торган җинаятьләр сериясе өчен гаепләнгән ир-ат 2005 елда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән инде. «Җинаятьләрне кылу ысулы, зыян күрүчеләрнең шәхесләре, җинаятьченең эзләре белән Башкортстанда кыз баланы үтерү очрагы арасында охшаш яклар күп була. Җинаятьләр юл кырыенда гына урманда, җинаять урыны җинаятьче яши торган урыннан машина белән берничә сәгать кенә бара торган юлда булуы да билгеле. Шулай итеп гаепләнүче кешенең бу җинаятькә катнашы булуы ачыкланды. Сорау алган чакта ул гаебен таныды», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә. Әлеге серияле үтерүче, көчләүче һәм педофил турында «Википедия» сайтында белешмә бар. 9-18 яшьләрдәге 11 кыз аның корбаны булган, ул балаларның унысын үтергән.  Новоуральск шәһәрендә туган ир-ат 17 яшендә беренче тапкыр җинаять кыла — ул компьютер урлап тоткарлана. Аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. Армиягә баргач ул командирын үтерә язган, бу эшне хәрби прокуратура яба. Аннары ул слесарьлеккә укый һәм әтисе белән комбинатта эшли. Бергә яши торган хатыны белән улы туа. 1998-2000 елларда өлкәдә кыз балалар югала. Аларның берсен сеңлесе каршында ук урлап алып китәләр. Бу кыз котыла ала. Тагын бер кыз әниләре белән су буенда йөргәндә югала. Шуннан соң урманда ярым яндырылган, мәетләре кисәкләргә туракланган биш кыз бала җәсаде табыла. Аннары алтынчысын да табалар. Балалар барысы да үлгәнче көчләнгән. Аннары үтерүләр кисәк кенә туктала. 2003 елда тагын 17 яшьлек кыз югала. Аның мәсхәрәләнгән мәетен балыкчылар судан табып ала. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу урын тирәсендә бер ир-ат машинада йөри, ул кызларга утырып барырга тәкъдим итә, үзен «Петров» дип таныштыра. Башкортстанда да маньяк үз кагыйдәләренә хыянәт итми, шундый ук вәхшилек кыла. 2001 елның 12 маенда көндез җинаятьче үзенең «ВАЗ-21051» машинасына утырып Дуван районының Мәсәгуть авылы аша бара. Ул биредәге автовокзал янында басып торучы кызны күрә һәм утыртып барырга тәкъдим итә. Кыз ризалаша. Ир-ат кыз баланы урман полосасына алып китә, пычак белән янап көчли һәм буып үтерә. Кыз үлгәч, җинаятьче берничә тапкыр пычак белән кадый. Аннары ир-ат кыз мәетен трос белән машинасына тага һәм урманга эчкәрәк сөйрәп алып бара. Мәетне шунда ташлап калдыра һәм үзе качып китә. Югалган кызны ярты ел чамасы эзләгәч кенә, сентябрьдә табалар.  2003 елда Петровны тоткарлыйлар. Ул милициягә үзе килә һәм бер кызны машинага утыртып алып китүләрен күрүен сөйли. Оперативниклар аны таба алмасалар да, Петровның үтерелгән кызны да, машинаны да җентекләп сурәтләвенә игътибар итә. Аннары аның фатирына тентү белән баралар һәм кызларның берсенең алкасын табалар.  Сорау алганда, дәлилләр белән басым ясый торгач, Петров гаебен таный һәм мәетләрне ташлап калдырган урыннарны күрсәтә. Ул гаебен тануын таный, тик үкенү турында әйтми. Судмедэкспертиза аны үз аңында дип тапкан. Петровка 2005 елда Түбән Тагилда суд булган һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хәзер Петровны Башкортстанда 16 яшьлек кызны үтергән өчен хөкем итәчәкләр. Тикшерү барышында ул Уфага изоляторга күчерелгән. Болай да гомерлеккә хөкем ителгән җинаятьченең җәзасы нинди булачагын суд хәл итәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Новоуральске, в Свердловской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Новоуральске

Ria.city

Копали вручную: две крупные аварии на электросетях произошли в Новосибирске и Оби

С 16 по 20 сентября в Невьянском районе будет проходить ОПМ “Неделя безопасности”

Ремонт участка дороги Таврическое – Карповка в Омской области выполнен на 90 %

В Новоуральске полицией задержан любитель застолий за чужой счет

Музыкальные новости

В Wildberries осудили попытки адвокатов Бакальчука выставить нападавших жертвами

Собянин: Москвичи завоевали золото на международной астрономической олимпиаде

Приговор написали как по нотам // Бывшую помощницу семьи Сергея Шнурова осудили за кражи

Можно ли стирать шторы: возможные риски

Новости Свердловской области

Полиция Новоуральска провела инструктаж по безопасности в медицинском колледже

Девятый фестиваль музыкальных театров «ВИДЕТЬ МУЗЫКУ»

В Новоуральске сотрудники полиции принимают участие в акции «Помоги пойти учиться»

После «мусорного коллапса» на западе Среднего Урала коммунальщики останутся без денег

Экология в Свердловской области

Песня под Ключ. Купить Песню под Ключ. Запись Песни под Ключ.

Сырые и опасные. Какие продукты могут заразить вас паразитами

Золото, гранат и жемчуг: стилист «585*ЗОЛОТОЙ» составила топ ювелирных трендов осени 2024

Свыше трёх тысяч зависимых в Свердловской области уже приняли решение избавиться от смертельной привычки

Спорт в Свердловской области

«Немного не повезло». Рууд — о матче на Кубке Лэйвера с Серундоло

Ига Швёнтек снялась с турнира категории WTA-1000 в Пекине

Касаткина вышла в 1/4 финала турнира WTA в Сеуле

Касаткина проиграла Хаддад-Майе в финале турнира WTA 500 в Сеуле

Moscow.media

Можно ли стирать шторы: возможные риски

Завершается ремонт дорог к спортивным объектам в Свердловской области

Названы самые красивые места в России для осенних путешествий

Солнечный денёк...











Топ новостей на этот час в Новоуральске и Свердловской области

Rss.plus






Возобновлено движение на ранее подтопленных мостах и дорогах в Кувандыкском округе Оренбуржья

Поддержим новоуральского участкового в конкурсе «Народный участковый-2024»!

В Москве стартовал IX Фестиваль музыкальных театров «Видеть музыку»

Суровый уральский общепит: владелец кафе «Ромашка» изнасиловал посетителя шваброй