Туган апасы кыйнагач, кулсыз калган бала мәктәпкә укырга кергән
Ингушетиядә туган апасы кыйнап имгәткән кыз бала мәктәпкә 1 сыйныфка укырга кергән. Бу турыда Россия бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. «Фотода безнең Айша! Аны танып та булмый инде. Ул беренче сыйныфка укырга керде. Айша Республика махсуслаштырылган үзәгендә укыячак. Аның гадәти балалар тормышы белән яши башлавына бик сөенәм», — дип яза Кузнецова социаль челтәрләрдә. Омбудсмен сүзләренчә, бала белән әле дә психологлар шөгыльләнә, аның кулына протез кую мәсьәләсе хәл ителә. Читать дальше...