Новости Москвы
Мы в Telegram
Добавить новость
Другие новости Москвы и Московской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Нәрсә ул секс-шантаж һәм аның корбанына әйләнсәгез, нишләргә?

Нәрсә ул секс-шантаж һәм аның корбанына әйләнсәгез, нишләргә?

Нюдс фото алмашу аша виртуаль танышлык потенциаль гашыйкларны гына түгел, мошенникларны да җәлеп итә.

Соңгы вакытта зур яңгыраш алган вакыйгалар мисалында РБК Стиль шантаж очрагында нишләргә икәнен ачыкларга тырыша.

Бер ай элек 28 яшьлек Иван исемле Мәскәү егете үз тормышындагы, мөгаен, иң кыйммәтле нюдсны җибәрә. «Осторожно, Москва» Telegram-каналы язганча, егет Pure секс-танышу сервисында кыз кеше белән таныштым дип уйлый, әмма чынлыкта ул мошенниклар корбанына әверелә.

Pure функционалы бик гади: сез анкета ясыйсыз, теләкләрегезне күрсәтәсез. Анда Tinder кушымтасындагы кебек система юк – шунда ук анкеталарның озын исемлеген күрәсез, аларга лайк куярга мөмкин. Әгәр дә сезнең теләкләр берәрсенең анкетасы белән туры килсә, аноним чат ачыла, анда сез фото һәм контактлар белән уртаклаша аласыз. Мэтчтан соң чат 24 сәгатькә ясала, аннары юкка чыга. Аннан бернәрсә дә алып яки күчереп булмый, әмма башка телефонга фотога төшереп була. Иван очрагында, күрәсең, нәкъ шулай эшләгәннәр.

Интим фотолар белән алмашкач, кыз аңа Telegramга күчәргә тәкъдим итә. Әмма анда Иванга таныш түгел номердан бер ир-ат шалтырата башлый һәм үзенең үк шәрә фотоларын җибәрә. Аферист аларны Иванның бөтен дус һәм туганнарына җибәрү белән яный, фото һәм видеолар өчен 400 мең сум акча түләвен таләп итә. Иван башта акча түли, аннан соң полициягә мошенниклык турында гариза яза.

Сөйләгәндә, мондый хәлләр ярыйсы ук кызык тоела, әмма бу хәлне берничек тә «зарарсыз» дип әйтеп булмый. Секс-шантаж, яки сексторшен – бу тулы бер алдау индустриясе. Ул 2 категориягә юнәлтелгән: я бай ир-атлар, я җенси өлгергән яшүсмер малайлар. Әгәр беренчеләре акча чыгарып, сатып ала алса, икенчеләре өчен хәлләр еш кына фаҗигале тәмамлана.

Бай һәм билгелеләр бәхетсезлеге

Секс-шантаж – халыкара күренеш. Business Insider мәгълүматларына караганда, АКШның зур адвокат конторалары Ким Кардашьян, Снуп Догга һәм Линдси Лохан кебек беренче зурлыктагы йолдызлардан елына 15 шундый янап акча алу эшен яба.

Шул ук вакытта, ни гаҗәп, танылган кешеләрне исәпкә алмасак, күбесенчә чын-чынлап «ау салынган» бай ир-атлар корбанга әверелә. Схема төрле булырга мөмкин: гади ялган танышудан алып, аккаунтларны җимерү һәм җайланмаларны урлауга кадәр. Эш судка кадәр барып җитмәсен өчен, корбан адвокатларга дистә һәм йөзләрчә мең доллар түләргә әзер, чөнки абруйга зыян килсә, күпкә кыйммәткәрәк төшә.

Мондый зур суммалар турында сүз барганда, аларны мошенникларга бирүгә караганда, үлүең җиңелрәк, дип уйлаучылар булыр. Ләкин хәлнең ни дәрәҗәдә җитди һәм куркыныч икәнлеген аңлар өчен, Голливуд артисты булу мәҗбүри түгел, Россия футболчысы Артем Дзюба белән булган хәлне искә төшерү җитә.

2020 елда кемдер аның телефоныннан секс-видео урлап, интернетка урнаштыра. Бу очракта Россиянең футбол буенча җыелма командасы капитаны зыян күрүче булуга карамастан, аны Молдавия һәм Төркия җыелма командалары белән матчлардан читләштерәләр, ә «Зенит» белән матчта хәтта капитанлык бавыннан мәхрүм итәләр. Моннан тыш, уен дәвамында фанатлар футболчыга сызгыра һәм түбәнсетәләр, хәтта трибунада Михаил Жванецкийның: «Тарихка керү авыр, әмма эләгү җиңел» («В историю трудно войти, но легко вляпаться») дигән цитатасы белән баннер сузалар.

Матчтан соң, Дзюба теләктәшлек өчен барысына да рәхмәт әйтеп һәм булган хәлләрдә үзен генә гаепләвен белдереп видео яздыра (гәрчә үзе үк алдакчылар корбаны булса да).

«Сынмаска тырышырмын, ләкин бүген бик авыр булды», – ди ул ахырда. Россия җыелма командасы капитанын Андрей Малахов, Ксения Собчак һәм Тина Канделаки кебек танылган шәхесләр яклап чыга, шулай да ул масштаблы хөкем ителүгә дучар була.

Танылган кешеләр яклап чыкмаячак гади халык вәкилләре җәмгыять тарафыннан нәкъ менә шушы реакциядән курка.

Яшүсмерләр бәласе

АКШта пуританлык гадәтләрендә тәрбияләнгән яшүсмерләр җенси шантаж корбанына ешрак әйләнә, чөнки аларга басым ясау җиңелрәк. Хөкем ителүдән куркып, аларның беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәү ихтималы югарырак. Әмма еш кына мондый хәлләрнең нәтиҗәсе бер үк – бер тапкыр акча алганнан соң, җинаятьче аны кабат-кабат таләп итә – балигъ булмаган яшүсмер, психологик басымга түзә алмыйча, үз-үзенә кул салганга кадәр.

Проблема шулкадәр җитди ки, ФБРның Лос-Анджелестагы бүлеге ата-аналарны балаларының мошенниклык схемасы корбаны булырга мөмкинлеге турында кисәтә башлаган.

«Үзләрен кыз кеше дип таныткан зурлар яшүсмерләрне үзләренә җенси фото һәм видеолар җибәрергә күндерә, ә аннары алардан акча таләп итәләр», – диелә ФБР кисәтүендә.

Шундый корбаннарның берсе – Калифорния штатының Сан-Хосе тирәсендә яшәүче 17 яшьлек Райан Ласт. Әнисе сүзләренә караганда, шантажлаучы, интернетта компроматлы фотолар урнаштыру белән янап, өсте-өстенә күбрәк акча таләп иткәннән соң, улы үз-үзенә кул салган. Башта ул үзенең колледжда уку өчен салынган 5 мең доллар акчасын бирә, ә теге юньсезләр тагын да күбрәк таләп иткәч, түзә алмый һәм үз-үзенә кул сала.

NBC мәкаләсендә искә алынган тагын бер яшүсмер мошенникларга бернәрсә дә күчерергә өлгерми – һәр 30 секунд саен 1000гә якын янау хәбәрләре ала башлагач ук, ул үз-үзенә кул сала. Шундый ук хәл 2017 елда Бөекбританиядә килеп чыккач, полиция үлем белән тәмамланган 4 очрак турында хәбәр итә, ләкин соңыннан «бу – айсбергның өске өлеше генә» дип өсти.

NBC әңгәмәдәшләре әйтүенчә, малайлар иң җиңел мишеньгә әверелә, чөнки аларны ачыктан-ачык фотога ризалату җиңелрәк. Шул ук вакытта аларның бу хакта зурларга сөйләү куркынычы минималь – аларны оят хисе «кыса».

20-30 еллар элек явыз ниятлеләр үзләренә яшь мишень табу өчен балалар мәйданчыгы яки паркка килсә, хәзер алар өчен виртуаль дөнья бар, алар үзләренә ошаган корбанны сайлый ала, дип яза NBC.

Мошенниклар ничек эшли

Бөтен дөньяда җенси шантаж гадәттә Нигерия, Һиндстан яки Кот-д’Ивуар кебек илләрдә яшәүчеләрдән чыга. Чөнки алар үз гражданнарыннан беркемне дә башка илдә кылган җинаяте өчен хөкемгә тапшырмый. Ә АКШ ягыннан дәгъвалар өчен, мәсәлән, мондый эшләр артык вак һәм халыкара дәрәҗәдә каралмый. Россиядә эшләүнең дә мәгънәсе юк, чөнки санкцияләр аркасында бездә халыкара күчерү системалары ябылган.

Бөтен дөньяда кебек үк, Россиядә дә мошенниклар корбанны алдан сайлый һәм, зыян күрүчегә аңына килергә һәм сәламәт карар кабул итәргә юл куймас өчен, социаль инженерия ысулын куллана.

Сексуаль янау кешенең үзенә зыян китерә алырдай серләр өчен түләргә әзер булуына нигезләнә, дип яза Avast антивирусы белгечләре. Потенциаль корбан карашыннан, мондый һөҗүм – ул көтмәгәндә репутациягә янау. Куркыту ысулы буларак, явыз ниятлеләр еш кына зыян китерердәй фото белән нәрсә эшләячәкләрен, аларны ничек кулланасын санап чыга һәм аларны беренче булып алачак кешеләрнең контактларына сылтама җибәрә. Бу – зыян күрүче үзе өчен мөмкин булган нәтиҗәләрне (күп очракта булмаган) үз фантазиясе белән күпертсен һәм акча күчерсен өчен эшләнә.

Әмма еш кына мондый шантаж блеф булып чыга, һәм чынлыкта явыз ниятле кешеләрнең фотолары юк, яки аларны җибәрүнең мәгънәсе юк.

Интим фотоларны техника ремонты нәтиҗәсендә күреп алырга мөмкиннәр, ә шантажчы ролендә элеккеге партнер акча «кыса» ала. Әмма россиялеләр монда яклаусыз түгел. «Известия» сораштырган юристлар әйтүенчә, гадәттә, шантаж башка җинаять кылу ысулы буларак карала (РФ Җинаять Кодексының 163нче маддәсе, «Теләмәгән гамәлләр кылу куркынычы»). Моннан тыш, секс-шантаж шулай ук РФ Җинаять Кодексының «Шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозу» 137нче маддәсе белән көйләнә. Әгәр табып алынган фотолар интернетта таралган икән, 242нче маддә (законсыз рәвештә порнографик материал яки әйберләр ясау һәм аларның әйләнеше) каралган. Аның буенча 80 мең сум штраф яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Әгәр кешене тулы бер төркем шантажлаган икән, аларга 15 ел төрмә һәм 1 миллион сум штраф яный.

Әмма юристларга мөрәҗәгать итү турында уйлап та карамаска мөмкиннәр, ә критик ситуациядә паникага бирелмәү һәм дөрес карар кабул итү авыр.

Нәрсә эшләргә?

Мондый очракларда иң яхшысы – берни дә эшләмәү, дип яза The Guardian. Паникага бирелмәскә һәм явыз ниятле кешеләр белән аралашмаска. Онытмагыз, кемгәдер нюдс җибәрү – ул җинаять түгел, ә менә шуның белән янап акча таләп итү – җинаять.

The Guardian сурәтләгән бер вакыйга. Әлеге хәлнең герое 2021 елда Кытайның Tantan кушымтасында сөйкемле кыз белән таныша. Кыз аның белән бер яшьтә һәм бик сөйкемле, шуңа ул егеткә WeChat мессенджерына һәм Facebookка (Meta га караган социаль челтәр, компания экстремистик дип танылган һәм Россиядә тыелган) күчәргә тәкъдим иткәч, егет каршы килми. Күпмедер вакыттан соң кыз интим фотолар белән алмашырга тәкъдим итә. Шуннан соң ир-атка аның социаль челтәрдәге барлык элемтәләреннән танышлары һәм дусларының исемлеген килә – әгәр ул Филиппиндагы Western Union хисабына 4 мең доллар күчермәсә, фото һәм видеолары тулысынча аның барлык танышларына җибәреләчәк, дигән янау ала.

Янаулар 3 айга якын дәвам итә, шуннан соң егет түзми һәм бу шантажның бары тик блеф икәнлеген, ә аның фотоларын дусларына җибәрүнең мәгънәсе юк, чөнки үзе үк барысын да кисәтүен яза. Шуннан соң барлык язышуларның скриншотын алып, хокук саклау органнарына бара, гариза яза. Шуннан бирле ул явыз ниятле кешеләр турында бүтән берни дә белми, ишеткәне дә юк.

Нәкъ шундый ук хәл 2016 елда Мәскәүдә пиарчы Александр Крупницкий белән килеп чыга. Ул үзенең социаль челтәрләрендә интернетта бер кыз белән танышуы турында сөйли. Тегесе аңа шунда ук җавап бирә, Skype программасына күчәргә тәкъдим итә, анда исә аны камера каршында чишенергә сорый. Шуннан соң Крупницкийга фото өчен 3 мең евро түләмәсә, фотолар социаль челтәргә эләгәчәге турында янау һәм таләпләр ява.

Крупницкийның нерв системасы бик нык булгандыр, күрәсең, чөнки башта ул 100 еврога кадәр сатулаша, ә аннары гомумән бернәрсә дә түләмәскә карар итә. Моның урынына ул дусларын мошенниклардан хат килергә мөмкинлеге турында кисәтә.

Дзюба белән булган хәлдән аермалы буларак, Крупницкийга карата реакция уңай була. Комментарийларда аны хәтта телевидение алып баручысы Анфиса Чехова да хуплый – мошенниклар видео җибәргән кешеләр исемлегендә булырга теләвен белдерә. Моннан тыш, пиарчы белдерүеннән соң 1 тәүлек үтсә дә, дусларыннан берсе дә аның фотосы яки башка файллар җибәрелүен танымый, аның каравы, Крупницкийның дуслары исемлегенә 100дән артык кыз өстәлә.

«Моның өчен 100 сум бирү дә кызганыч, шуңа күрә мин үзем һәм минем җенес әгъзам белән видео килгән кешеләр алдында алдан гафу үтенәм», – дип язган Крупницкий. Һәм бу мошенникларның корбаннарына иң яхшы киңәштер, мөгаен: әгәр дә сезнең белән шундыйрак хәл булган икән – ышанмагыз, курыкмагыз һәм түләмәгез.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Москве, в Московской области и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Москве

Ria.city

200-сильный Kia Sportage заметно подешевел в России

В Москве четырехлетний ребенок попал под колеса такси

СК: Более десяти человек отравились в Москве заказанными через доставку продуктами

Выставку "Россия" на ВДНХ посетили 16 миллионов человек

Музыкальные новости

Группа Metallica даст виртуальный концерт в Fortnite 22 июня

Военные следователи Тихоокеанского флота продолжают работу по постановке бывших мигрантов на воинский учет

Кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина пройдет в Тульской области

В Дубне сотрудники Росгвардии помогли утиному семейству перейти оживленную трассу

Новости Москвы

Источник 360.ru: 12-летнюю тонущую девочку чудом спасли из Мещерского пруда

В Москве возбуждено уголовное дело после заражения людей ботулизмом

Более 5 тысяч школьников России приняли участие в акции «Летопись сердец»

«Сбербанк» запустил новую услугу, которая необходима каждому владельцу банковской карты

Экология в Москве

Smena SS-2024

Где недорого отдохнуть в июле? Россиянам раскрыли все карты по турам за рубеж и по России

Скидки по поводу и без от Mirihi Island Resort

Курорт «Горячинск» поддерживает «Балет на Байкале. Бурятия»

Спорт в Москве

Медведев и Сафиуллин сыграют в паре на турнире в Галле

Александрова вышла во второй круг турнира WTA в Хертогенбосе

Елена Рыбакина «заменила» Геннадия Головкина

Теннисисты Рублев, Хачанов и Самсонова не сыграют на Олимпиаде-2024

Москва на Moscow.media

Любимый кроссовер Kia снова в России по привлекательным ценам. Они приятно удивят.

Большая часть российских автомобилистов готова перейти на б/у запчасти

Жители Екатеринбурга в День России вывесили баннеры против точечной застройки

Росгвардейцы обеспечили охрану общественного порядка в День поселка Вербилки











Топ новостей на этот час в Москве и Московской области

Rss.plus






Охота началась: Лондон ещё не понял, что его ждёт – Путин нашёл, чем ответить на «кузькину мать» США

Подведены предварительные итоги международной встречи воздухоплавателей в Великих Луках

Более 5 тысяч школьников России приняли участие в акции «Летопись сердец»

В Москве возбуждено уголовное дело после заражения людей ботулизмом