Путин телевидениедә халыкны агартуга юнәлдерелгән тапшырулар артуын хуплаячак
Россия Президенты Владимир Путин телевидениедә халыкны агарту тапшырулары санын арттыру идеясен хупларга әзер. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый тәкъдимне дәүләт башлыгы белән очрашу вакытында «Знание» җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль җиткерде. Ул телеканалларда белем бирә торган контентны: фильмнарны, уен форматларын, география, Россия тарихына багышланган лекцияләрне һәм башка тапшырулар санын арттырырга кирәк булуы турында әйтте.
«Әгәр сез хупласагыз, телевидениедә дә безнең аң-белем тарату контенты булсын өчен, телеканалдагы хезмәттәшләребез белән мондый мөмкинлекләрне эшләячәкбез», – дип билгеләп үтте ул.
«Килештек», – дип җавап бирде Владимир Путин.
Моннан тыш, очрашуда лекторларга һәм мәгърифәтчеләргә грант ярдәме күләмен арттыру тәкъдиме дә яңгырады. Моның өчен «Знание» яңа гына эш башлаучы документалистлар өчен конкурс оештырды.