Сбербанк «Мир» — UnionPay карталары чыгару мөмкинлеген карый
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Сбербанк «Мир» — UnionPay кобейджинг карталарын чыгару мөмкинлеген карый. Бу хакта «Сбер» матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Сбербанк «Мир» — UnionPay кобейджинг картасын чыгару мөмкинлеген карый. Эшләтеп җибәрү вакыты турында без өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез», — диелгән банк хәбәрендә. «Мир» — UnionPay карталарны Россиядә дә, башка 180 илдә дә кулланып булачак. Моңа кадәр «Татар-информ» Россия территориясендә Visa һәм MasterCard транзакцияләре туктатылып торачагы турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта мондый карталар Россиядә гамәлдә кала һәм алар белән түләп тә, акча салдырып та була. Россиягә карата санкцияләр РФ Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды. Россия территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында берничә зур компания игълан итте.