(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Милли архивының төп корпусында «Башкортстанның музыка сәнгате горурлыгы» күргәзмәсе ачылды. Ул күренекле композитор Заһир Исмәгыйлевның тууына 105 ел тулуга багышланган. Әлеге экспозиция Россия Президенты боерыгы белән игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында әзерләнгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Заһир Исмәгыйлевнең хезмәттәшләре — Мәскәү консерваториясендә бергә укыган танылган курайчы Гата Сөләйманов, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, композиторлар Александра Пахмутова, Алмаз Монасыйпов һәм башка танылган әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән төшкән фотолар зур кызыксыну уяткан.