Вирусолог Россиядә коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланачагын әйтте
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнвар азагында Россиядә коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, авыручылар саны артуы көтелә. «Гыйнвар азагында, февральдә җитди хәл көтелә, чөнки бу штамм илгә үтеп керде инде», — диде Ura.ru агентлыгына Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, В. А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының күзәнәкләр пролиферациясе лабораториясе мөдире Петр Чумаков. Галим фикеренчә, Россия Европага караганда яңа штамм таралуын озак вакыт булдырмый кала алды. «Хәзер чир Европадагы кебек таралачак», — дип саный ул.