Путин Уфада дзюдо буенча Европа чемпионатында катнашучыларны сәламләде
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Уфада башланган катнаш командалар арасында дзюдо буенча Европа чемпионатында катнашучыларны сәламләде. Шул хактагы телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
«Илебездә шундый абруйлы халыкара ярышлар үткәрү — Россия дзюдо мәктәбенең югары дәрәҗәсен, аның көрәш традицияләрен яңа казанышлар белән баетырга һәм офыкларын киңәйтергә әзер булуын тану ул», — диде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, ярышларның чагыштырмача яңа форматына да карамастан, аның белән профессионаллар һәм һәвәскәрләр генә кызыксынып калмаган — ул Токиодагы XXXII Олимпиада Уеннары программасына да кертелгән.